ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»   

Җирлекнең депутатлар составына әлеге вазыйфаны башкарачак  Галина Ибраһим кызы Имамованы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. 

 

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале: урта мәктәпләр арасында  җиңүчеләр һәм лауреатлар – фотомизгелләр.

1 март көнне район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада гөрләде, ай дәвамында үткән ярышларның нәтиҗәләре кушылып, җиңүчеләр билгеләнде.

Җирлекләр арасында Киров командасы җиңү яулады. II урынны - Пучы, III урынны Уразай җирлекләре командалары алды.

Спартакиада спорт буенча иң көчле дип табылган мәгариф учреждениеләрен дә атады. Беренчелек спорт мәктәбе командасында. Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы - II, Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы III урында.

Оешма-предприятиеләр арасында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге хакимият командасына тиңнәр табылмады. Кече нефть компаниясе командасы икенче урынга ия булды. Өченче урында – үзәк хастаханәнең спортсөярләре.

Актанышның үзендә урнашкан оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында 1 март көнне кышкы спартакиада гөрләде. Ул ТАССРның –100, Бөек Җиңүнең – 75, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелды.

Актанышта узган  спартакиада кысаларында 7 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

Районыбызның иң җитез егетләре һәм кызлары – Марат Мәрданов, Раил Сираев, Рузил Тимеров, Нәзилә Бәхтиева, Нәзлия Гобәева, Артур Рахматуллин, Илнар Ибнеев алтын билгеләрне һәм таныклыкларны район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан кабул итеп алдылар.


1
март, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 
2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә, көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы районнарында урыны белән: 
Аязучан болытлы һава.  
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.   
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..9. 
Көндез максималь һава температурасы -1..+3.    
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Казанда юлларда көчле бозлавык көтелә.

Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде.

Быелгы "Йолдызлык" фестивалендә район буенча  авыл мәктәбеннән меңнән артык  бала үз сәләтен күрсәткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International