Актанышның үзендә урнашкан оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында 1 март көнне кышкы спартакиада гөрләде. Ул ТАССРның –100, Бөек Җиңүнең – 75, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелды.
Спорт бәйрәменә барлыгы 1017 райондашыбыз җәлеп ителде. Мөгаен, бу кадәр күп катнашучыны җәлеп иткән быелгы спартакиада Актаныш тарихына аерым бер истәлекле дата булып кереп калыр. Билгеле, спортны үз иткән актанышлылар өчен мондый төр җыеннар яңалык түгел. Әмма быел ярыш шактый үзенчәлекле булуы белән дә башкалардан аерылып торды, ни дисәк тә, һәр өч категория буенча призлы урын яулаган оешма-учреждениеләргә тапшырылган акчалата бүләкләр шактый саллы иде. Чараның ачылыш тантанасында ук район башлыгы Энгель Фәттахов гомуми спартакиадада өченче урын ияләренә – 30 000 сум, икенче урынга – 40 000 сум, беренче урын яулаучыларга 50 000 сум күләмендә бүләкләр вәгъдә итеп куйган иде.
Мондый бүләкләр өчен көрәшергә дә була,җәмәгать! Һәм актанышлар көрәште дә: алар чаңгы да шуды, кул да көрәштерде, тимераякта да узышты, гер дә күтәрде.
Оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары һәрберсе "җиңәргә!" дигән максат белән көнозын спортта үз көчләрен сынады.