29 февральдә Актанышта авыл мәктәпләр арасында "Йолдызлык- 2020" фестивале үтте.
Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде.
Җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
I урын - Байсар мәктәбе;
II урын – Татар Ямалы, Мари Суксу мәктәпләре;
III урын- Әтәс, Яңа Әлем, Иске Кормаш мәктәпләре;
Югары Яхшый мәктәбе "Йолдызлык- 2020" фестиваленең махсус бүләгенә ия булды.