Бүген, 2 март көнне, Аккүз авыл җирлегенә башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде.
Җирлекнең депутатлар составына әлеге вазыйфаны башкарачак Галина Ибраһим кызы Имамованы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.
Рәйхан Флүс кызы җитәкчегә яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.
Безнең кыскача белешмә: Галина Имамова 1973 елның 22 сентябрендә туган. Белеме – югары. Гаилә хәле: кияүдә, тормыш иптәше Зөфәр Әскать улы белән белән ике ул тәрбиялиләр.
Искәртеп үтәбез, 2012 -2020 елларда Аккүз авыл җирлеге башлыгы булып Салихҗанов Илфар Әнвәр улы хезмәт куйды.