29 февраль көнне Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында авыл мәктәпләре арасында "Йолдызлык - 2020" республика фестиваленең район туры йомгаклавы үтте.
28 февраль көнне мондый имтиханны балалар бакчалары коллективлары тоткан иде.
Бу көнне сайлап алу турларыннан үтеп, район сәхнәсенә күтәрелгән иң яхшы чыгышларны район башлыгы Э.Н. Фәттахов, аның урынбасарлары, мәктәп җитәкчелеге, ата-аналар бергәләп тамаша кылды.
Сүз уңаеннан, быелгы "Йолдызлык" фестивалендә район буенча авыл мәктәбеннән меңнән артык бала үз сәләтен күрсәткән.