Актанышта узган спартакиада кысаларында 7 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.
Районыбызның иң җитез егетләре һәм кызлары – Марат Мәрданов, Раил Сираев, Рузил Тимеров, Нәзилә Бәхтиева, Нәзлия Гобәева, Артур Рахматуллин, Илнар Ибнеев алтын билгеләрне һәм таныклыкларны район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан кабул итеп алдылар.