Актанышта авыл мәктәпләре арасында “Йолдызлык- 2020” фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде

2020 елның 1 марты, якшәмбе

"Йолдызлык-2020" республика бәйгесенең авыл мәктәпләре арасында район туры гала-концертын да актанышлылар бик җылы кабул итте. Үзебезнең киләчәгебез булган балаларның талантларын ачуны, сәләтләрен үстерүне алмаксат итеп куйган фестиваль еллар дәвамында үз тамашачысын булдырды, ул район халкы көтеп ала торган чын бәйрәмгә әверелде.

Актанышта үткән "Йолдызлык-2020" бәйгесенең район туры гала-концертында I, II, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган "йолдыз"ларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International