Хоккей буенча республика беренчелеге дәвам итә. 3 март көнне Актанышның “Лачын” боз спорт сараенда республика хоккей беренчелегендә җиңү өчен уйнаучы 2005 елгы егетләрнең иң көчле командалары очрашты.
Актанышның “Лачын” һәм Биектауның “Биектау” командалары уены 3:1 белән “Лачын” файдасына тәмамланды. Алда актанышлыларны Казанның “Зелант”, Бөгелмә һәм Апас район командалары белән уеннар көтә.