“АВЫРТКАН” УРЫН: Авылларга юллар булса чиста, чүпләр вакытында китә Актанышка

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Тырыша торгач, җәмәгать, авылларны чүплекләрдән арындыруга ирештек. Исенә төшкән саен   тулган чиләген күтәреп  чүплеккә йөгергән авыл халкы атнага бер кергән чүп машинасына җиңел генә ияләнмәде, билгеле. Өстәвенә,  ай саен почта тартмаларына  әлеге  хезмәт өчен түләү күләме күрсәтелгән кәгазьләр килә башлады. Бүгенге көндә шәхси йортларда яшәүчеләр җан башыннан чүп өчен 93 сум 66 тиен түләсә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бу сумма 86 сум 34 тиенгә тәңгәл.

Чүптән арыну шактый саллы бәягә төшсә дә, аның нәтиҗәсе күренми калмады: авылларда гектарларга сузылган чүплекләр күмелеп, аларның өстен яшел үлән каплады, коры-сарыга ут кабу нәтиҗәсендә вакыт-вакыт килеп чыккан янгыннарга нокта куелды,  бакча артлары, урамнар җилле көнне тузгыган эреле-ваклы чүпләрдән арынды. Кыскасы, авылларның төс-кыяфәте үк купшыланды.

Актанышка бу башлангыч “Мехуборка”  оешмасы белән керсә, тора-бара яңа закон кабул ителеп, һәр төбәккә региональ оператор билгеләнде. Нәтиҗәдә, Татарстанның 22 районына, шул исәптән Актанышка да, чүп җыю өчен “Гринта” операторы керде.

Безнең районда да чүбен чыгарган халыкка  түләү бәясен “Гринта” ҖЧҖ  билгеләде, халык исә  һаман да “Мехуборка” дип телгә кергән оешманы, аның җитәкчесе Ирек Сәетгалиевны сүкте. Юкса, “Мехуборка”  шушы “Гринта”ның Актаныштагы  подрядчы оешмасы гына булып тора. Алар үз белдеклекләре белән бәя дә куя алмый, аны үзгәртергә дә хокуксыз. Өстән куелган таләпне үтәп, авыллардан чүп җыюны контрольдә тотучы гына ул Ирек Марат улы җитәкләгән оешма. Аларның вазыйфасына чүп җыю графигын булдыру, машина белән тәэмин итү, бу юнәлештә өзлеклелек китереп чыгармау гына керә.

“Гринта” ҖЧҖ бүгенге көндә Актаныш районының 26 җирлеген, дистәләгән оешмаларын чүптән арындыра.  86 авылны үз эченә алган территорияне көн саен, график нигезендә, ике махсус машина урый. Актаныштагы оешмада 11 хезмәткәр теркәлгән, аларның дүртесе – шофер, дүртесе – оператор. 

Чүп җыюны җиңел хезмәт дип атап булмый. Бөтен җирлекләрдәге чүпне туплау өчен атнаның җиде көнендә дә хезмәттә алар. Эш сәгатьләре иртәнге алтыда башлана, ничәдә төгәлләнгәнен чамалавы авыр, кыскасы, смена төгәлләнгәнче. Сменаның төгәлләнүе исә язлы-көзле чорда -юлларның төзеклегеннән, кышкы чорда юлларның кардан арындырылу дәрәҗәсеннән тора. 

Кызганычка каршы, кайбер җирлектә яшәүчеләр “КамАЗ” һәм “ГАЗон” машиналарын күзләре күгәргәнче көтсә дә, көтеп җиткерә алмый – чөнки ерак араларны якын итеп, район үзәгеннән үк килгән машина авыл эчендә хәрәкәт итә алмый иза чигә. Атна буе җыелган чүп исә, икенче атнаны көтеп, утырып кала.

Шуңа күрә дә, хөрмәтле райондашлар, машина килмәү сәбәпле чүпләрегез атналар буе ихатагызда утырырга мәҗбүр булса, монда тозлап-борычлап “Мехуборка”ны сүгәргә ашыкмагыз. Юл булса, алар вакытында керә, чөнки төп эшләре сезнең чүпне алып китү, түләнгән хезмәтне җиренә җиткереп башкару.

Ирек Марат улы сүзләреннән аңлашылганча, кышкы чорда иң зур проблема –  авыл урамнарын тиешенчә кардан арындырмау. Карны урам башына этеп кую гына проблеманы хәл итми, йөк машинасына бит кергән юлдан борылып чыгарга да кирәк. Шуңа күрә дә җирлек башлыклары бу фактны исәпкә алсын иде: урам башлары машина әйләнеп чыгарлык итеп чистартылса, берәрсе моңа каршы булыр идеме?

- Югары Яхшый авыл җирлегендә генәбу проблема тулысынча хәл ителгән, башка җирлекләрнең һәр авылында диярлек проблема бар, - ди Ирек Сәетгалиев.

Бүген Иске Сәфәр авылы урамнары да борчу тудыра. Су кертү мәшәкатьләре аркасында юлларда глина катыш карлы су җәелгән. Бу техника үтешенә шактый авырлык тудыра.

- Кайсыдыр авылның берәр урамына зур техника белән керә алмыйбыз икән, халык канәгатьсезлек белдерә башлый. Имеш, җиңел машина да үтә алган юлдан без ни сәбәпле керә алмаганбыз? Сәбәп шул ук юлларның кардан арындырылмавына барып тоташа. Мәсәде авылының Нефтяниклар урамы башында да бер атнада борыла алмый азапланган машина, икенче атнада ул урамга арт белән керергә мәҗбүр булган. Юкса, юллар тулысынча чистартылган. Икешәр сәгать юлларында батып яткан авыллар бар. Нәтиҗәдә, күпме вакыт сарыф ителә, күпме тоткарлык килеп чыга! Ул очракта ярдәмгә йә хуҗалык техникасын чакырыбыз, йә җирлек башлыкларыннан ярдәм сорыйбыз, - дип дәвам итә Ирек Марат Марат улы.

Проблемалы авыллар исемлеген Айман, Чиялек, Кадермәт, Иске Кормаш, Балтач, Теләкәй, Югары Гәрәй, Бурсык авыллары дәвам итә. Бурсык авылының аръягында урнашкан урамнарның төп проблемасы булып юллар кала бирә. Халык зират яныннан үткән өлештә яктыртылган юл сорый. Юлы булмагач, чүп машинасы да график нигезендә керә алмый.

Хәер, “Гринта”ның Актаныштагыподрядчы оешмасы Бурсыкның бу өлешендәге проблеманы хәл итәрлек чишелеш юлы да тәкъдим иткән булган. Әмма, аңлашылганча, әлегә тәкъдимнән файдаланмаган халык. Юлсызлык башланган урынга ике контейнер урнаштырганда, халык үткән-сүткәндә чүбен шунда салса, ихатада чүп җыелып яту мәсьәләсе уңай чишелеш таба алыр кебек. Өстәвенә, чүпне көн саен салып та була – иң мөһиме, контейнерга агач ботаклары, тирес, эре җиһазлар урнаштыру тыела. Чөнки сишәмбе көнне "Мехуборка"  машиналары Татар Ямалы тармагында урнашкан 15 авылга хезмәт күрсәтә. Машина тулган саен, ул полигоннан әйләнеп килә. Бу урында бурсыклыларның да фикерләрен ишетәсе килә: бәлки, атналар буе ихатада чүп җыеп ятканчы, бу вариант сезнең өчен күпкә отышлырак булыр.  Языгыз әле! Югары Гәрәй авылында яшәүчеләр өчен дә бу вариант тәкъдим ителәчәк. Әмма контейнерларны "Мехуборка" бирми, алар үзара салым акчасына булдырылса гына. Юллы авылларга контейнерлар урнаштыру, гомумән, каралмаган!

Һәм тагын бер яңалык: моңа кадәр чүп машиналарының графигы  зуррак авылларга атна саен, кечкенәләргә ике атнага бер керерлек итеп ясалган иде. Чәчер авылы, гомумән, мондый бәхеткә өч атнага бер тиенде. Хәзер исә, халык сорауларын исәпкә алып, кайбер кечкенәрәк авылларга да машина атна саен керә башлады. Колын, Чирү, Уръяды авыллары шулар сафында.

Билгеле, ай буена да чүп машинасын көтеп җиткерә алмаучы халыктан урынлы сорау туа: ни өчен алар, чүп җыелмаса да, тариф нигезендә акча түләргә тиеш? Юк, җәмәгать, тиеш түгел! Оешма мондый очракта яңа ай башында кире хисап ясый. Моның өчен чүп машинасының кермәвен дәлилләү дә җитә, өстәвенә, подрядчы оешманың көнлек юл картасында да машинаның керми калган урамнары, авыллары ачык күренеп тора.

Кире хисап ясау өчен җирлек башлыгы “Гринта”ның Актаныштагы  подрядчы оешмасына, ягъни “Мехуборка”га мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мөрәҗәгать нигезендә акт төзелә һәм кире хисап ясала.

- Техник сәбәпләр аркасында чүп машинасының авылларга керми калган очраклары юк дәрәҗәсендә. Барысы да юлсызлыкка барып тоташа. Халык шуны аңласын иде, - ди Ирек Марат улы.

СҮЗ АХЫРЫ: Авыллардагы чүпләрнең Актаныш үзәгенә – ТБОга китүен хәзер һәркем белә. Ә менә бүгенге көндә Актаныштагы үзәк чүп түгү урынын күпләрнең күргәне дә юктыр. Фотосурәттә – Актанышның чүп полигоны.

Дүрт ел эчендә бер котлаванны чүп белән тутырып та куйганбыз инде. Яздан чүпләр яңа чокырга салына башлаячак. Шунысы яхшы, биредә чүпләрне көн саен таптап, тыгызлап урнаштырып баралар.

Иң мөһиме – бер урында гына башкарыла бу эш. Хәзер уйлап карагыз: шушы кадәр чүпне район буенча таратып ятсак, безнең авылларның йөзе ничегрәк булыр иде икән? Инде чүп машиналары йөреп торсын, элеккеге авыл чүплекләренә кире кайтырга язмасын, дип телисе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International