ЧИРАТ – “НУР”ДА: Ишек-тәрәзә дә күп мәсьәләне хәл итә

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

3 март көнне районның хуҗалык җитәкчеләре “Нур” җәмгыяте базасына, чираттагы киңәшмәгә җыйналды. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чара хуҗалыкның амбар территориясеннән башланды.

Җәмгыять җитәкчесе Дәниф Харисов орлык сортлары белән эш барышын бәян итеп, бүгенге көндә хуҗалыкның яңа сортларга йөз тотуын билгеләп үтте. Киләчәктә  “Нур”ның арпа, бодай культуралары белән дә ныклап эшләрү планнары бар. Хуҗалыкның ашлама кайтарту буенча проблемасы юк – язгы чәчүгә алар тулы әзерлек белән керәчәк.

Узган ел басу-кырлардан җыйнап алынган мул уңыш җәмгыять кассасын тулыландыруда әһәмиятле роль уйнаган. Әле быел да “Нур”ның  300 тоннадан артык сатасы икмәге бар.

Семинар кысаларында район орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Әфка Сәрвәров язгы культураларның торышы, минераль ашламалар буенча хәрәкәт юнәлешендә хуҗалыкларга анализ ясады. Идарә белгече Рәфит Яһүдә улы исә үз чыгышында төп игътибарны орлыкларның фитоэкспертиза нәтиҗәсенә юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

Гомумән, хуҗалыкның кай тармагын гына алма, һәр җирдә хуҗа кулы, дөрес оештырылган эш тоемлана. Узган ел амбар хуҗалыкларында системалар каралган, Мерәс бүлекчәсендә склад сафка баскан. Уразай бүлекчәсе дә шактый яңалыклар белән аяк баскан яңа елга.

Иң мөһиме, хуҗалыкта эшләүчеләргә хезмәт шартлары булдырылган. Дәниф Әсрар улы моны да билгеләп үтте. Киенеп-чишенү бүлмәсе җиһазландырылган, һәр эшче өчен урыннар ясалган, хәтта аяк киеме киптерү өчен махсус җайланма да куелган бирегә. Машина-трактор паркында да хезмәт шартлары күпләр көнләшерлек. Ташландык булып яткан бина төзекләндерелгән, ишек-тәрәзәләре яңартылган, җылытылган. Киләчәктә ТБО бүлмәсе ясауны да максат итеп куя җитәкче.

Хезмәт кешесенә булган хөрмәт хезмәтчәннәр тарафыннан да игътибарсыз калмаган: хуҗалыкка кадрлар кире кайта башлаган.

- Шул ук яңартылган ишек-тәрәзә генә дә күп нәрсәне хәл итәргә сәләтле. “Нур”да эшче кулларга хөрмәт дәрәҗәсе бик югары, - диде бу нисбәттән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы  Илдус Хәкимов.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, хуҗалык язгы чәчүне тулы куәттә коралланган килеш каршы ала. Техника ремонты төгәлләнгән, комплектлаштыру мәсьәләсе хәл ителү дәрәҗәсендә.

Узган ел хуҗалыкның машина-трактор паркы 50 миллион сумлык техника белән баетылган. Өр-яңа комбайн алынган.

“Нур”ның терлекчелек тармагында да сизелерлек уңай динамика күзәтелә. Үгезләр торагы сафка баскан, бер тапкыр бозаулаган тана малы аерым торакта тәрбияләнә. Алар тәүлеккә 25 литр сөт бирергә сәләтле. Бүгенге көндә хуҗалык тәүлеккә 7 тонна сөт савуга ирешә. Район башлыгы Энгель Фәттахов җәмгыятькә бу күрсәткечне 15 тоннага җиткерүне бурыч итеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International