Кагыйдә 1. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
-Теләсә-кайсы җәмәгать урынында, транспортта ишек тоткаларына, акчаларга, оргтехникага кагылганнан соң, ашау һәм ашарга әзерләү алдыннан кулларыгызны юыгыз.
-Кул астыгызда су һәм сабын юк икән, дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
-Биткә һәм күзләргә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
-Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
Кагыйдә 2. ЭШ УРЫНЫ ҺӘМ БИНА ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ
-Эш урынының чисталыгына инаныгыз.
-Өстәл, урындыклар, ишек тоткалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкаларда вирусларны бетерү өчен аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) ярдәмендә дезинфекцияләгез.
-Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.
Кагыйдә 3. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ
-Көн саен душ керегез, чәч юыгыз. Чәчегезне җыеп йөртегез.
-Көн дәвамында 3-4 тапкыр аккан су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.
-Кул биреп сәламләшүне, үбешү, кочаклашуларны чикләгез.
-Эш урынында махсус билгеләнгән урында гына ашагыз.
Кагыйдә 4. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.
-Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында барганда, авыруларны караганда һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән аралашканда кулланыла,
-үзеңне зарарсызландыру өчен битлекне дөрес кияргә кирәк: битлек ныклап беркетелергә, авызны һәм борынны тыгызлап ябарга тиеш,
- дымлы яки тишелгән битлекне яңасына алыштырырга кирәк,
- битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк,
- битлекне салганда тышкы ягына кул белән кагылмагыз,
- кулланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә салына,
- кабат бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланмагыз,
- бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында марлянең 4 катламыннан тектерергә була,
- авыру белән очрашканнан соң, битлекне кичекмәстән салырга һәм кулларны юарга кирәк,
-ачык һавада маска кию киңәш ителми,
-төчкергәндә һәм ютәлләгәндә кулланылган кулъяулык шунда ук алыштырыла, көн саен юыла, ике яктан да үтүкләнә.
Кагыйдә 5. БЕРЕНЧЕ СИМПТОМНАР БАРЛЫККА КИЛГӘНДӘ (тән температурасы, озноб, баш авырту, зәгыйфьлек, борын тыгылу, ютәл, авыр сулыш алу)
-аралашуларны чикләгез,
-өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез,
• ашау һәм эчү өчен индивидуаль савыт-саба кулланыгыз һәм индивидуаль губка белән юыгыз.
Кагыйдә 6. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА
-Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз,
-чыккан очракта эш бирүчегә үзегез барасы ил, вакыты турында хәбәр бирегез,
- кайткач, 14 көн дәвамында башка кешеләр белән аралашмый торыгыз.