Бүген Актанышта “XXI гасыр Кулибиннары” яшь уйлап табучылар XIII Республика олимпиадасының район туры үтә. Балалар иҗат үзәгендә оештырылган бәйгедә Актаныш районы мәктәпләренең яшь кулибиннары катнаша. Чараның ачылышында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашып, ул укучыларның техник иҗат җимешләре белән якыннан танышты.