7 март көнне районга укыту һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары, социаль фәннәр кандидаты Тимерхан Алишев, университетның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе директоры Михаил Абрамский килде. IT технологияләр юнәлеше буенча район мәгарифенең стратегик үсешен булдыру мәсьәләсе күтәрелгән мәктәп директорлары киңәшмәсендә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты, үзенең фикерен белдерде.
Мәктәпләрнең ЮИД отрядлары, ГИБДД инспекторы һәм юл йөрү куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе белән берлектә юлда йөрүче хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котладылар, юлларда иминлек теләделәр.
Кадерле хатын-кызларыбыз - мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр!
Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме белән котлыйм! Районыбызның гүзәл затлары, әлеге бәйрәмне һәр елны матур итеп каршы аласыз, һәр өлкәдәге уңышлар белән сөендерәсез. Районыбызның икътисады, сәнәгате, авыл хуҗалыгы тармагы, мәгарифе, мәдәнияте, сәнгате, сәламәтлек саклау өлкәсе, социаль иминлеге сезнең тырыш хезмәт, иҗадилык белән яңа үрләр яулый. Гаилә җылысын саклаучы әни, дәү әни, апа, сеңел, яраткан хатын-кызларыбыз да сез! Район тормышында һәр өлкәдә актив булып, күркәмлек, сөйкемлелек һәм игелеклелек үрнәге дә булып торасыз, рәхмәт сезгә!
Сезнең күңелдә һәрвакыт кояш балкысын, бәхет, мәхәббәт, ярату һәм уңыш юлдашыгыз булсын! Сәламәтлек булыгыз, имин яшәгез, бәхетле-шатлыклы көннәр, күңел тынычлыгы, һәр өлкәдә уңышлы иҗадилык, гаилә бәхете телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы сезне чын күңелдән Яз бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә! Киләсе яз уңышлы һәм файдалы сатып алулар алып килсен, ә сезгә күрсәтелгән хезмәтләр тиешле сыйфатта булсын. Сезгә елмаюлар, искиткеч бәйрәм кәефе, гаилә бәхете, иминлек, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телибез! Һәрвакыт сөйкемле, хатын-кыз һәм сөекле булыгыз!
Бәйрәм залына чакырылган 170 хатын-кызга бер мизгелдә алсу роза чәчәкләре тапшыру бәйрәм чарасының иң матур мизгелләренә әверелде. Х.Заманов исемендәге кадет мәктәбе егетләре кулыннан кабул итеп алынган чәчәкләр бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде.
.jpg)
“Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы «БИЗНЕС-ЛЕДИ 2020 " конкурсы башлану турында хәбәр итә. Конкурс республика тормышында эшлекле, социаль-актив хатын-кызның ролен арттыру, хатын-кызлар эшкуарлыгына игътибарны җәлеп итү һәм аның сыйфатын яхшырту, хатын-кызларның социаль һәм эшкуарлык инициативасын хуплау һәм стимуллаштыру, хатын-кызларның кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшлекле хатын-кызның уңай образын үстерү, аларга ярдәм итү һәм популярлаштыру, хатын-кызларның кызыксынуларын берләштерү, хатын-кызларның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге уңай образын үстерү, аларга ярдәм итү һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.
Тәүге тәбрик сүзләрен кадерле хатын-кызларга Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов ирештерде.
.jpg)
Узган ел ахырында ук 25 форма-киңәшмәнең форматын җитди үзгәртү хакында сүз алып барды җитәкчелек. Инде гыйнвар ае анализының соңаруын да шушы яңалыкларга сылтап тордык. Ничектер бөтенләй яңача күз алдына китерелгән иде районның иң авыр, иң катлаулы җыелышы.
.jpg)
6 мартка һава торышы.
Альберт Индәриф улы Мирзариф Мирзануровның күкрәгенә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган медальне беркетеп, намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен юллады:
- Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә, -диде ул.
.jpg)