АКТАНЫШ ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘДЕ: Энгель Фәттахов: "Хатын-кызлар! Сездән башка мөмкин түгел!"

2020 елның 6 марты, җомга

Актаныш районы Халыкара хатын-кызлар көнен  быел өр-яңа форматта үткәрде.  Гүзәл затларыбыз “Бүләк” үзәгендә хөрмәтләнде. Чарага 170 хатын-кыз чакырылып,  алар арасында җитәкчелек постларын биләүчеләр дә, укытучы-мөгаллимнәр дә, табиб-шәфкать туташлары да, савымчы-терлекчеләр дә, гомумән, төрле сферада хезмәт куючы нәфис затларыбыз бар иде.

Тәүге тәбрик сүзләрен кадерле хатын-кызларга Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов ирештерде.

Быел да бәйрәм уңаеннан гүзәл затларыбыз өчен махсус бүләк әзерләнгән иде. Аларга үзенең җыр-моңнарын Татарстанның  һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International