Ниһаять, март аена аяк баскач, Актаныш районы гыйнвар аенда туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеген анализлап, нәтиҗә ясады. Узган ел ахырында ук 25 форма-киңәшмәнең форматын җитди үзгәртү хакында сүз алып барды җитәкчелек. Инде гыйнвар ае анализының соңаруын да шушы яңалыкларга сылтап тордык. Ничектер бөтенләй яңача күз алдына китерелгән иде районның иң авыр, иң катлаулы җыелышы.
25 форма-киңәшмә март аеннан хакимият бинасындагы утырышлар залында уздырыла башлый - төп яңалык шушы булды кебек. Җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок табиблары, полиция вәкилләре бу юлы Актаныш районының кай тарафка юл алуын кызыл кәнәфиләргә утырып тыңлады. Чыннан да, район халкының сәламәтлеге, яшәеше өчен җаваплы затларга хакимият бинасында “мөмкинлекләр” күбрәк тудырылган иде – сәгать ярым буе кәрәзле телефоннарыннан күз дә алмады кайберәүләр, хәтта иркенләп телефоннан да сөйләшергә җөррәт иттеләр, үзара хәл-әхвәл сорашып утыручылар да җитәрлек иде. 25 форма-киңәшмә әллә район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм аның урынбасарларына гына кирәкме икән соң дигән фикер дә туып өлгерде.
Юкса, җәмәгать, һәркемне борчырлык , хафага салырлык бик күп проблемалар күтәрелде бит 25 формада. Аларның иң мөһиме – райондагы үлем динамикасының коточкыч темпларда үсүе. Болай барсак, бетәбез бит! Гыйнвар аенда 43 (!!!) райондашыбызны мәңгелек йортка озатканбыз. Аларның зур күпчелеге ашыйсын –ашап, яшисен - яшәп, картаеп, ягъни вакыты җитеп китеп барган, тик бу гына тынычланыр сәбәп түгел. Вафат булучылар арасында 19 кеше йөрәк-кан тамырлары авыруы нәтиҗәсендә харап булган, күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, алты очракка арткан. Яман шеш авыруы да район территориясен “плен”га алган – гыйнвар аенда 8 кешене алып киткән ул.
Бу нисбәттән район башлыгы Энгель Фәттахов районның баш табибына онкологик авыруларны ачыклау буенча эшчәнлекне ныклы контарольгә алырга боерды, “яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклап, аны дәваларга кирәк”, - диде ул.
Эш яшендәгеләрнең вакытыннан алда гүр иясе булулары да урынлы борчу тудыра. Гыйнвар аенда әнә шундый тугыз райондашыбызны кабергә иңдергәнбез. Иске Сәфәр, Аккүз авыл җирлекләрендә бер айда ике эш яшендәге кешенең үлеме теркәлсә, Әтәс, Татар Ямалысы, Аеш, Югары Яхшый, Татар Суыксуы авылларында берәр кешенең тормыш китабы нәкъ урта биттә ябылган. Аларның һәрберсенең үлем сәбәпләрен Айдар Хәев аерым-аерым яңгыратты. Сугыш кырыннан китерелгән сводканы тыңлаган кебек булып китте - саннар сагайтып кына калмый, кызганычка каршы...
Актаныш районында үтә торган 25 форма-киңәшмә тулысынча анализга багышланган: үлгәннәрнең исәбен генә алып калмыйбыз, аларның социаль чыгышларын да, яшәү рәвешләрен дә күз уңыннан үткәрәбез. Еллар дәвамында алып барылган статистика шуны күрсәтә: баксаң, эш яшендә вафат булучыларның зур күпчелеген, әлеге дә баягы, өйләнмәгән, буйдак райондашларыбыз тәшкил итә. Инде мондый дәлилләрдән соң, җәмәгать, буйдакларны өйләндерүне тизләтергә кирәк: харап булып бетәләр бит.
Сүз уңаеннан, узган ел белән чагыштырганда, районда хәмер куллану дәрәҗәсе дә күпмедер арткан. Бер кеше башына уртача 1, 09 литрга тәңгәл ул. Такталачык авыл җирлегендә бу күрсәткеч – 1, 37 литр. Җирлек башлыгы үзе бу күрсәткечнең артуын кибетнең юл өстендә урнашуына сылтап карады. Ул кибет гомер-гомергә шул урында торды инде. Сату ноктасы - яшереп тота торган урын түгел, кирәк кеше юл өстеннән генә түгел, җәһәннәмнең үзеннән дә барып алачак. Әнә бит әле, районның бер авылында мәчеткә терәлеп торган кибеттә тә аракы сата башлаганнар, лицензияләр алып. Берәү мәчеткә сәдака биргәндә, икенче кеше култык астына хәмер кыстырып чыккач, савап белән гөнаһ арасы ни дәрәҗәдә икән бу җирлектә?
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе вәкилләре дә райондагы эчкечелектән гаҗиз булган: бүген кайбер әниләр балаларын хәмергә алыштырган – шунысы аяныч. Киров авыл җирлегендә шундый бер ханымга соңгы чикне кулланырга мәҗбүрләр – аның балалары гаиләдән алыначак. Берәр айнып китү бәхетенә ирешсә, бәлки, хатынкай үкенеп тә куяр, тик терсәк якын булса да, тешләп булмас шул аны.
Ләйсән Фоат кызы ай эчендә оештырылган рейдлар буенча да хисап тотты. Комиссия Чуракай, Иске Богады, Иске Байсар җирлекләрендә булып, биредәге исәптә торган гаиләләрнең яшәү рәвешләре белән танышты. Кайдадыр уңай динамика күзәтелсә, кайбер җирлекләрдә хәлләр әле дә булса яман. Гомумән алганда, Актаныш районы буенча 90 авыр гаилә исәпкә куелган, аларда 191 бала тәрбияләнә, СОП гаиләләр саны – сигез, аларда 19 бала дегет мичкәсе өстендә яшәгән кебек көн күрә. Димәк, районның КДН комиссиясе 210 бала өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Җирлекләрдәге комиссияләрдән башка гына бу кадәр гаиләләрне туры юлга бастырып булмасы көн кебек ачык. Шуңа күрә, хөрмәтле җирлек башлыклары, кәгазьдә генә булмасын иде бу тармакка җаваплы вәкилләрегез. Үзәктә – бала язмышлары!
Шулай да соңгы арада Теләкәй, Чалманарат, Аеш, Актанышбаш, Иске Кормаш, Киров җирлекләрендә бу нисбәттән уңай динамика күзәтелә – бердәм булып башкарган эш нәтиҗәсе бу. Тик Чуракай, Ямалы, Актанышта хәлләр киресенчә. Район үзәгендә генә дә 25 авыр гаилә исәптә тора...
Күп тапкырлар дәлилләнгән факт: тотнаксыз тормыш рәвеше сакланган җирлекләрдә фаҗигаләр дә әледән-әле теркәлеп тора. Хәер, тыныч дигән авылларда да кайвакыт чәчне үрә торгызырлык вәхшилекләр кылына. Бу нисбәттән җирлек башлыклары үзләренә аерым участок вәкилләре таләп итә. Ә алар, кызганычка каршы, юк, алар җитешми. Район полиция бүлегендәге кадрлар сәясәте бүген республика дәрәҗәсенә үк күтәрелгән – сафларны тулыландырмый торып, участок вәкилләренә тиенеп булыр кебек түгел.
Кыскасы, районда туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлекне берничек тә үз агымына куярга ярамый. Җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок табиблары, полиция вәкилләре белән бергә контрольдә тоткан очракта гына бу юнәлештәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп булачак.
Хикмәт ай саен бирелә торган күгәрченгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Сүз уңаеннан, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча күгәрчен Иске Байсар авыл җирлеген сайлаган булып чыкты. Җирлектәге уңай үзгәрешләр тоемлана димәк, юкса тынычлык символының моңа кадәр ул якларда “очуын” гел хәтерләмибез, мөгаен, очканы булмагандыр да.