“БИЗНЕС-ЛЕДИ 2020” конкурсына гаризалар кабул ителә

2020 елның 6 марты, җомга

“Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы «БИЗНЕС-ЛЕДИ 2020 " конкурсы башлану турында хәбәр итә. Конкурс республика тормышында эшлекле, социаль-актив хатын-кызның ролен арттыру, хатын-кызлар эшкуарлыгына игътибарны җәлеп итү һәм аның сыйфатын яхшырту, хатын-кызларның социаль һәм эшкуарлык инициативасын хуплау һәм стимуллаштыру, хатын-кызларның кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшлекле хатын-кызның уңай образын үстерү, аларга ярдәм итү һәм популярлаштыру, хатын-кызларның кызыксынуларын берләштерү, хатын-кызларның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге уңай образын үстерү, аларга ярдәм итү һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Конкурс 3 этапта үткәрелә:

1 этап: Гаризалар кабул итү - 5-25 март;

2 этап: Гаризаларны сайлап алу -  26 март-6 апрель;

3 этап: Иҗади презентация, нәтиҗәләр ясау.

Бүләкләү тантанасы 2020 елның 23 апрелендә Казан шәһәрендә «Ак Барс Арена» стадионында узачак Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызларының VI Форумы кысаларында тантаналы шартларда узачак.

Конкурс түбәндәге төп номинацияләр буенча  гамәлгә ашырыла:

“Елның уңышлы стартабы”;

“Иң яхшы IT-проект”;

“Гаилә бизнесы”;

“Социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты”;

"Креатив бизнес-леди".

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм кирәкле документларны email адресы буенча электрон почтага җибәрүегезне сорыйбыз: roodjrt@mail.ru .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International