КФУ һәм Актаныш районы хезмәттәшлеге дәвам итә, IT – көндәшлек өчен лидерлар кирәк

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Актаныш районы һәм  Казан федераль университетының үзара хезмәттәшлеге дәвам итә. Мәктәп директорлары өчен «Мәгарифтә лидерлык» укыту программасы кысаларында лидерлык дәресләре инде өченче елын укытыла, яңа проектлар эшләнә, XXI гасыр мәктәбе куйган максатларга ирешү өчен укыту методикасы камилләштерелә.

7 март көнне районга укыту һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары, социаль фәннәр кандидаты Тимерхан Алишев, университетның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе директоры Михаил Абрамский килде. IT технологияләр юнәлеше буенча район мәгарифенең стратегик үсешен булдыру мәсьәләсе күтәрелгән мәктәп директорлары киңәшмәсендә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты, үзенең фикерен белдерде.

Актаныш районы мәгарифе үз эшчәнлегендә  цифрлы технологияләр үсешен максат итеп куя. Кече яшьтән балаларны мәгълүмати, цифрлы технологияләргә өйрәтү өчен укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү бүген заман таләбе.  IT технологияләрне көндәлек белем алуда, аралашуда куллану өчен  программалар яза алырлык укучы-лидерлар үстерү, белгечләр әзерләү  сорала. Актаныш әлеге юнәлештә КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе белән үзара хезмәттәшлек булдырды. Әлеге мәктәпнең директоры Михаил Михайлович, Актанышка өченче килүем, директорлар, укытучылар белән аралашу үзем өчен дә кызык, без IT технологияләрне камил белүче һәм яңа программалар эшләп, көндәшлеккә сәләтле булучы лидерлар эзлибез, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International