8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Кадерле хатын-кызларыбыз - мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр!

Сезне чын күңелдән  язның беренче бәйрәме белән котлыйм! Районыбызның гүзәл затлары,  әлеге бәйрәмне һәр елны матур итеп каршы аласыз, һәр өлкәдәге уңышлар белән сөендерәсез. Районыбызның икътисады, сәнәгате, авыл хуҗалыгы тармагы, мәгарифе, мәдәнияте, сәнгате, сәламәтлек саклау өлкәсе, социаль иминлеге сезнең тырыш хезмәт, иҗадилык белән яңа үрләр яулый. Гаилә җылысын саклаучы әни, дәү әни, апа, сеңел, яраткан хатын-кызларыбыз да сез!  Район тормышында һәр өлкәдә актив булып, күркәмлек, сөйкемлелек һәм игелеклелек үрнәге дә булып торасыз, рәхмәт сезгә!

Сезнең күңелдә һәрвакыт  кояш балкысын,  бәхет, мәхәббәт, ярату һәм уңыш  юлдашыгыз булсын! Сәламәтлек булыгыз, имин яшәгез, бәхетле-шатлыклы көннәр, күңел тынычлыгы, һәр өлкәдә уңышлы иҗадилык, гаилә бәхете телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International