16 марттан 27 мартка кадәр аралыкта Татарстанда киң масштабтагы Бөтенроссия наркотикларга каршы “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” акциясенең беренче этабы старт ала.
Чараның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату фактларын, притоннар урыннарын ачыклау тора.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр сездә мондый төр мәгълүмат булса, Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлегенә (3-04-02) хәбәр итүегез сорала. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмачак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларның үзләренең куркынычсызлыгы өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин.