ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

Райондашыбыз Шамил Миңнетдинов - үз исемен тимерче сандалында чүкеп булдырган хөрмәткә лаек шәхес.  “Сельхозтехника” оешмасының (хәзерге МТС)  алыштыргысыз тимерчесен  бүген дә  тирән ихтирам белән искә ала Актаныш. Үзе моннан җиде ел элек бакыйлыкка күчсә дә, алтын куллы дигән даны Шамил аганы әле дә күңелләрдә яшәтә.  

 

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Өч дистә ел дәвамында “Тамыр” хуҗалыгының җитәкчелек  дилбегәсе  Ильяс Мирзяновның ныклы кулларында.  Кайчандыр “Коммунизмга” дип аталган җәмгыять ул чорда коммунизмны күрә алды кебек.  Бүгенге исеме дә хуҗалыкка бик  төс булып тора. Еллар дәвамында риясыз хезмәт үз нәтиҗәләрен бирми калмаган, хуҗалыкның тамыры нык: амбарында – икмәге, торагында – малы, машина-трактор паркында – техникасы, икмәк чәчәргә – җирләре, җиң сызганып эшләргә хезмәткәрләре җитәрлек аның.

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул. Шуңа күрә Богадыда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасының түрендә утырды. 

 

Безнең басуларның күп өлеше  автотранспорт күпләп йөргән юллар тирәсендә урнашкан.  Басудан басуга күченгән чакта   үзйөрешле машиналарга автотрассалардан да хәрәкәт итәргә туры килә. Шуңа да тракторларны хәвефсез файдалану максатында, аларны  стандарт таләпләренә җиткереп ремонтлау мөһим -  моңа җитди игътибар юнәлтергә кирәк.

Бүген “Тамыр” җәмгыяте  базасында хуҗалык рәисләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә үткән чарада хуҗалыкның материаль-техник базасы, ындыр табаклары, мал тораклары каралып, аларга бәя бирелде.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Яллар шимбә 28 марттан  якшәмбе 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

"Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Күп кенә илләрдә авырулар саны арта бара. Бөтен дөнья икътисады уңышсызлыкка дучар булды. Хәзер авыруның тиз таралуына юл куймау бик мөһим. Шуңа күрә киләсе атнаны, хезмәт хакын саклап калу шарты белән, эшләми торган атна итеп игълан итәм", - дип белдерде Владимир Путин.

Тормыш белән тәэмин итү структуралары, аерым алганда, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте В.Путин.

Игътибар: онлайн тамаша! Бүген 19.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты

Татарстанның популяр артистлары матур үрнәк күрсәтә! Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә һәм коронавирус аркасында карантинда булучы республика халкына алар онлайн-концертлар бирәчәкләр.

Чыгышларны интернетта «Вконтакте» һәм «Одноклассники» төркемнәрендә карый аласыз, сылтама https://vk.com/nashtatarstan  һәм

https://ok.ru/nashtatarstan  .

Беренче концерт бүген 19: 00 сәгатьтә була. Туры эфирда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.

Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплады.

Әмма 21 райондашыбыз медицина күзәтүендә. Алар барысы да күптән түгел чит илләрдән кайткан: 14е Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, 3се Финляндиядән, икесе Төркиядән, икесе Азәрбәйҗаннан. Тагын Актаныш районында пропискада булган 11 кеше үзлектән изоляциядә, алар бүген Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. “Роспотребнадзор” кушуы буенча, үзлектән изоляциядәге кешеләрнең 10 көннән соң анализлары алына, Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсенә тикшерергә җибәрелә. 

Татарстан Республикасы беренчелегенә узган 2003-2005 нче елгы кызлар арасындагы хоккей ярышында “Лачын” боз-спорт сараенда Юрий Ерошенков җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар II урын яулады. 2007 нче елгы яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә IV урында. (Остазлары-Рәфикъ Максутов, Ленар Вәлиев).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International