Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика авылларына эшкә килүче укытучылар миллион сум акча алачак дигән карарга кул куйды.
.png)
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
25 мартта 6.45 сәгатьтә "Татарстан радиосы" эфирында Татарстан Росреестры эксперты катнашында татар телендә интервью чыгачак.
Бүген чит илдән кайткан 14 райондашыбыз үзлектән изоляциядә. Бу хакта коронавируска каршы саклык чаралары турында сөйләгәндә ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәренең Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, Актаныш районында 12 328 гектарда уҗым культуралары үстерелә, (көзге бодай – 8 765 га, арыш – 3 563 га, терлек азыгы өчен – 2 145 га). Бүгенге көндә районда кардан арынган басуларны, махсус техника белән кереп, минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара, хуҗалыклар басу-кырларга аммиак селитрасы һәм азотлы ашлама сибә.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Россиядә беренче буларак Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос күчерергә гариза алу буенча “Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Бүген район Советының кече утырышлар залында сишәмбе брифингында авыл кешесенең иң олы байлыгы булган җир мөлкәтен рәсмиләштерү, межалау буенча сөйләшү узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.