ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген район авыл хуҗалыгы берләшмәләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженер-техник бүлеге белән берлектә хуҗалыкларда техник караулар узды.

Авылда һәр көн тормыш кайный. Чөнки  авыл кешесе җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, кышкы буранда да, ел уңышына нигез салынучы язгы мәшәкатьләрдә дә таңнан кичкә кадәр басу-кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыгындагы мал тулы абзарында алны-ялны белми эшли. Карантин чорында да авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар үз тармакларында хезмәттә. Актаныш терлекчелек тармагы март аена нәтиҗәдә ясый. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 мартка район буенча 184948 килограмм  сөт савылган. Ай башына караганда 10092 килограммга артык. Бер сыердан иң күп сөт савучы хуҗалыклар:  “Нигез” – 27,9; “Чишмә” а.ф. – 23,5; “Әнәк” а.ф. 21,9 килограмм. Март ае дәвамында терлекчелек тармагында алып барылган эшчәнлеккә, югалту-табышларга анализ чираттагы 24 форма-киңәшмәдә ясалачак. Безнең белән бергә калыгыз.


29
март, 2020 ел
якшәмбе

З0 мартка һава торышы.

АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВНЫҢ РАЙОН ХАЛКЫНА ВИДЕОМӨРӘҖӘГАТЕ

Коронавирус очрагы Актанышта теркәлгән очракта район үзәк хастаханәсе нинди режимда эшләячәк? Кирәкле барлык препаратлар да бармы? Табиблар әзерме? Саклану чаралары бармы? Хастаханәнең әзерлеге ничек?

Бүген – 29 март көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үзәк хастаханәдә булып, табиблар белән очрашты. Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, йогышлы авырулар бүлеге җитәкчесе Кадрия Трегулова саклану чаралары, дәвалау мөмкинлекләре хакында сөйләделәр. Энгель Нәвап улы хастаханәнең йогышлы авырулар, реанимация, авырулар кабул итү, терапия бүлекләре эшчәнлеге белән дә танышты.

Райондагы хәлнең торышы, саклану, кисәтү чараларының үтәлеше, кичектергесез кертелгән махсус режимның үтәлеше белән танышып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов аптекалар эшчәнлеге белән танышты.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов "Пятерочка", "Магнит" кибетләрендә булып, халыкка тәкъдим ителгән азык-төлек ассортименты белән танышты.


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан белән Башкортстан арасын якынайткан боз кичүе ябылганга иде унбиш көн. Тик нигәдер җәяүлеләр елга аша чыгарга бер дә курыкмыйлар, кичү тыелган булса да, язгы боздан элдертәләр генә. Нәтиҗәдә кичә, 25нче март көнне олы яшьтәге хатын-кыз суга чума. 

Татарстанның Актаныш районында олы яшьтәге кешеләрне коронавирус авыруын йоктырудан саклау максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителде. Актаныш авылында мондый яшьтәге өлкәннәрнең саны 5129. Районның социаль яклау бүлеге каршында эшләүче "Игелек үзәге" оешмасы хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөреп аларга аңлату эшләре алып бара. 

Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»25.03.2020 ел, №206 Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International