АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВНЫҢ РАЙОН ХАЛКЫНА ВИДЕОМӨРӘҖӘГАТЕ

2020 елның 29 марты, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Бик зур афәт килә илебезгә. Алдагы көннәрдә авыручыларның саны артканнан - артачак. Бу чирдән саклануның бердәнбер чарасы - үз-үзеңне башкалардан чикләү. Юкка гына илебез Президенты Владимир Путин бер атналык ял игьлан итмәде. Мин район халкына мөрәҗәгать итәм, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә! Утырыйк өйләребездә, урамга чыкмагыз, аралашмагыз. Эшне туктатып булмый торган тармакларда бик нык саклык чаралары гына кулланып эш итик. Чирнең беренче билгеләре беленүгә (температура, ютәл булганда) табибларга хәбәр салыйк. Бергә бу авыр чорны үткәреп җибәрик! Исәнлек бирсен безнең һәммәбезгә дә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International