Авылда һәр көн тормыш кайный. Чөнки авыл кешесе җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, кышкы буранда да, ел уңышына нигез салынучы язгы мәшәкатьләрдә дә таңнан кичкә кадәр басу-кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыгындагы мал тулы абзарында алны-ялны белми эшли. Карантин чорында да авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар үз тармакларында хезмәттә. Актаныш терлекчелек тармагы март аена нәтиҗәдә ясый. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 мартка район буенча 184948 килограмм сөт савылган. Ай башына караганда 10092 килограммга артык. Бер сыердан иң күп сөт савучы хуҗалыклар: “Нигез” – 27,9; “Чишмә” а.ф. – 23,5; “Әнәк” а.ф. 21,9 килограмм. Март ае дәвамында терлекчелек тармагында алып барылган эшчәнлеккә, югалту-табышларга анализ чираттагы 24 форма-киңәшмәдә ясалачак. Безнең белән бергә калыгыз.