ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда күчемсез милек базары пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә чыга.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Кулларына чәчәк гөлләмәләре тоткан ап-ак бантлы кызлар, яңа, матур костюм- чалбарлар кигән шаян егетләр мәктәпкә баруны сагынып көтә, чөнки быел каникуллар озакка сузылды, җитмәсә соңгы чиректә укулар да мәктәпкә бармыйча оештырылды.

Быел Актаныш районында 323 укучы тәүге тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керәчәк. Беренче сыйныф укучыларының 38-е мәктәпкә әзерләнергә ярдәм көтә. II- XI сыйныф укучылары арасында 35 бала өлкәннәр булышуына мохтаҗ.

24 нче форма киңәшмә ай саен терлекчелек өлкәсендә иң яхшы эшләүчеләрне билгели. Июль ае йомгаклары буенча «Нигез» хуҗалыгы, «Актаныш” агрофирмасы, “Башак” хуҗалыгы мал баш саннарын киметмәгән, сөттә үсешкә ирешкән, терлекчелек продукциясен уңышлы сатып, акча керемен арттыручылар булып танылды. Әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләренә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов акчалата бүләкләр тапшырды. Ике мактаулы ат сыннарының берсе “Нигез” хуҗалыгына, икенчесе Теләкәй авыл җирлегенә юл алды. 

Татарстанда күчемсез милек базары пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә чыга.

Бүгенге көндә районыбыз аграрийлары, урып-җыю белән беррәттән,  көзге кыр эшләре белән мәшгуль. Басуларда уҗым культуралары өчен җир әзерләү, чәчү, пар мәйданнарын эшкәртү, зябка сукалау кебек эшләр башкарыла. Көзге культуралар өчен 10  мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән. Бүгенге көнгә көзге чәчү 3 мең  гектарда башкарылган.

Район буенча иген уңышының күләменә килгәндә, иң югары гектар уңышы  “Нигез” хуҗалыгында теркәлгән – бер гаектарга уртача 58 центнер. Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы,  уңдырышлылык гектардан 51,7  центнер. “Нур” хуҗалыгында да бөртеклеләрнең гектар уңышы сөендерә – 48,1 центнер.

Хуҗалыклар арасында суктырылган ашлык күләме буенча  “Әнәк”  алда бара – агрофирманың тулаем җыемы  23 980 тонна. Икенче урында “Актаныш” агрофирмасы   - 17 678 тонна, өченче урында “Тамыр” хуҗалыгы  - 7 151 тонна.

Басу-кырларда кызу урак өсте.  Игенчеләр әйткәнчә,  вакытында башларга, вакытында бетерергә кирәк. Әмма һава шартлары белән исәпләшми булмый. Узган атнада тоташка киткән яңгырлар кыр батырларының эшенә ярыйсы гына аяк чалды – 31 көндә бетерергә ниятләнгән урып-җыю кампаниясенең срокларын шактый гына озынайтырга мәҗбүр итте ул.

Районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  оператив белешмәсеннән күренгәнчә, 24  августка Актаныш районында  25 645  гектар  мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 56 процентын тәшкил итә.

Коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы тарафыннан эшсез калган гражданнарга ярдәм дәвам итә. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы мәшгульлек бюросында 169 эшсез граждан теркәлде. Шуларның 83е әле дә эш урыны таба алмаган. Электән рәсми төстә эшле саналмаган гражданнар да федераль ярдәм күрсәтелә башлагач, биржага килеп, эшсезләр сафын ишәйтәләр. Пандемия вакытында бирелгән субсидияләр октябрь аеннан туктала. Шул сәбәпле эшсезләр саны кимер дип фаразлана. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International