Район буенча иген уңышының күләменә килгәндә, иң югары гектар уңышы “Нигез” хуҗалыгында теркәлгән – бер гаектарга уртача 58 центнер. Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы, уңдырышлылык гектардан 51,7 центнер. “Нур” хуҗалыгында да бөртеклеләрнең гектар уңышы сөендерә – 48,1 центнер.