ТЕЛӘКӘЙЛЕЛӘР ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘ ЫРГЫМ ЯСЫЙ (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

24 нче форма киңәшмә ай саен терлекчелек өлкәсендә иң яхшы эшләүчеләрне билгели. Июль ае йомгаклары буенча «Нигез» хуҗалыгы, «Актаныш” агрофирмасы, “Башак” хуҗалыгы мал баш саннарын киметмәгән, сөттә үсешкә ирешкән, терлекчелек продукциясен уңышлы сатып, акча керемен арттыручылар булып танылды. Әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләренә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов акчалата бүләкләр тапшырды. Ике мактаулы ат сыннарының берсе “Нигез” хуҗалыгына, икенчесе Теләкәй авыл җирлегенә юл алды. Теләкәйлеләр авыл җирлегендә иң күп мал асраучы булып танылдылар, терлекчелеккә тотынулары юкка түгел. Сөт сатканга иң күп түләү шушы җирлектә. Шуңа күрә дә авыл халкы сыер малын ишәйтә, сөтен сатып, гаилә бюджетын баета.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганга күмәк очрашулар кичектерелеп торды,   24 форма-киңәшмә – район җитәкчелеге белән беренче киңәшмә. Форсаттан файдаланып, “Иң төзек һәм иң чиста авыл җирлеге”, “Иң матур чәчәклек” конкурслары җиңүчеләре хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International