Кулларына чәчәк гөлләмәләре тоткан ап-ак бантлы кызлар, яңа, матур костюм- чалбарлар кигән шаян егетләр мәктәпкә баруны сагынып көтә, чөнки быел каникуллар озакка сузылды, җитмәсә соңгы чиректә укулар да мәктәпкә бармыйча оештырылды.
Быел Актаныш районында 323 укучы тәүге тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керәчәк. Беренче сыйныф укучыларының 38-е мәктәпкә әзерләнергә ярдәм көтә. II- XI сыйныф укучылары арасында 35 бала өлкәннәр булышуына мохтаҗ.
Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” Республика хәйрия акциясе күп еллар дәвам итә. Аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләү- акциянең төп максаты. Актаныш районында быелгы “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 12 август көнне старт бирде, туган мәктәбе укучыларына уку кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырды. Бәйрәм чарасында “Чишмә” агрофирмасы җитәкчесе Ирек Галимов мәктәпкә акчалата ярдәм күрсәтте.
Энгель Нәвап улы күрсәткән матур өлге-үрнәккә башка җитәкче, эшмәкәрләрнең дә кушылуын көтеп калабыз. Һәр авыл җирлегендә акциядән кергән ярдәм мәктәптәге “Белем бәйрәме”ндә тапшырылачак.