Актаныш районы хуҗалыклары көзге кыр эшләренә тотынды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүгенге көндә районыбыз аграрийлары, урып-җыю белән беррәттән,  көзге кыр эшләре белән мәшгуль. Басуларда уҗым культуралары өчен җир әзерләү, чәчү, пар мәйданнарын эшкәртү, зябка сукалау кебек эшләр башкарыла. Көзге культуралар өчен 10  мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән. Бүгенге көнгә көзге чәчү 3 мең  гектарда башкарылган.

Хуҗалыклар алдында кыска срокларда басулардан саламны кайтарып бетерү бурычы тора. Идарә белгечләре кирәгеннән артык саламны саклауга куймаска киңәш итә. “Ашлама ролендә җиргә таратырга кирәк артык саламны”, - диләр алар.

Әлегә район буенча 13 мең тонна  салам әзерләнгән. СПСК “Агыйдел”нең бу юнәлештә уңай күрсәткече юк. Кайбер хуҗалыклар әзерләнгән салам буенча сводкаларын вакытында бирмәү сәбәпле, аларның да эш күрсәткечләре исәптә күренми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International