Басу-кырларда кызу урак өсте. Игенчеләр әйткәнчә, вакытында башларга, вакытында бетерергә кирәк. Әмма һава шартлары белән исәпләшми булмый. Узган атнада тоташка киткән яңгырлар кыр батырларының эшенә ярыйсы гына аяк чалды – 31 көндә бетерергә ниятләнгән урып-җыю кампаниясенең срокларын шактый гына озынайтырга мәҗбүр итте ул.
Алдагы атна-ун көнгә синоптиклар яңгырлар булмас дип фаразлый. Аяз көннәр Актаныш игенчеләренә, куәтле сикереш ясап, урып-җыясыны кыска срокларда алып бетерү мөмкинлеге бирәчәк. Сынатырга ярамый – икмәк язмышы хәл ителә торган кадерле вакытны кулдан ычкындырмаска иде!
Бүгенге көнгә районның урып-җыю лидерлары сафын Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкли. Нур Баянлылар көзге кампанияне 90 процентта башкарып чыккан. 80 процент күрсәткеч белән “Нигез” хуҗалыгы икенче урында бара. “Чишмә” хуҗалыгында башкарылган эш күләме 75 процентны, “Актаныш” агрофирмасында – 69, “Чишмә” агрофирмасында, Ташкын” хуҗалыгында 64 процентны тәшкил итә.
Шул ук вакытта экваторга җитмәгән хуҗалыклар да бар. “Саф” җәмгыяте урып-җыюны 46 процентта төгәлләсә, “Чиялек” – 33, СПСК”Агыйдел” процентта гынаигеннәрен җыйнап алган.