«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 3.03.2000 ел, №95 Татарстан Республикасы Законы белән куелган бурычларны тормышка ашырып, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга ярдәм итү, бозылган очракта аларны торгызу буенча; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә, видео аша кабул итүләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.
2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итә.
Кабул итүгә алдан язылу (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 24 августы
2020 елның 24 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
33 районда булып, ТАССРның 100 еллыгы әләме 22 август көнне Актаныш җиренә килеп җитте. Аны, иң элек, “Батыр” универсаль спорт комплексында велосипедчылар каршы алды. Велосипедчылар Актаныш урамнары аша әләмне Җиңү паркына алып килде. Паркта актанышлылар ТАССРның 100 еллыгы әләмен актанышлылар Россия флагы белән каршы алды. Актанышта бүген ике бәйрәм бергә туры килде. Россия флагы көне һәм быел Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан биредә тантаналы митинг булды, яуда ятып калган яугирләр истәлегенә Җиңү паркындагы Батыр солдат һәйкәленә, обелиск-мемориал такталарга чәчәкләр салынды.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
сәгать 00нан башлана. 08 сәгатькә кадәр. 23 август 2020 ел. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Актанышта Иске Идел ярын төзекләндерү проекты буенча икенче фикер алышу булып узды. Исегезгә төшерәбез, ике атна элек «Архитектура десанты» командасы халыкның барлык теләкләрен тыңлады.
Ул чакта архитекторлар, авыл кешеләренең иң мөһим таләпләрен исәпкә алып, проект эшләргә сүз бирделәр. Бүген исә проект тәкъдим ителде. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, педагоглар, күпсанлы халык катнашты.
Районның терлекчелек тармагындагы июль ае күрсәткечләренә багышланган 24 форма-киңәшмә Актанышта 21 август көнне оештырылып, аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре катнашты. Район башлыгы Энгель Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды, хезмәтчәннәр айлык эшчәнлекләренә бәя алды.
.jpg)
2020 елның 22 августына начар метеорологик күренешләр фаразланмый
Һава торышы:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр,
көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +7..+10º, максималь һава температурасы көндез +16..+20˚.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без - дөнья!» республика медиаконкурсы гамәлгә ашырыла.
Медиаконкурс өч юнәлеш буенча иҗади бәйге булып тора: «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм «График эшләр». Тулырак мәгълүмат Кушымтада бирелгән.
Конкурс эшләрен җыю заявканы http://atmrt.ru/ сайтында тутыру юлы белән башкарыла, анда заявка формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча катнашучылар материалларына һәм эшләренә эксперт бәяләве узачак, аннан соң Медиаконкурсның 12 номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр сайлап алыначак һәм бүләкләнәчәк. Конкурска гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы турында хәбәр итәбез. Бу истәлекле вакыйга Казан шәһәрендә виртуаль форматта, 2020 елның 21-24 сентябрендә узачак.
Дача сезонында вакытлыча яшәү өчен төзелгән йортны халык үзенә уңайландырып төзи. Кыш яшәү өчен дә мөмкинлекләр, уңайлыклар тудыра. Милекчеләр өчен әлегә кадәр йортның билгеләнешен билгеләү мөмкин түгел иде. Бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон нигезендә, мөндый мөмкинлек туды, дип хәбәр итә Татарстан Росреестры.
Тулы вариант рус версиясендә.