2020 нче елның 19 нчы августыннан 02 нче сентябренә кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “кайнар элемтә” оештырыла.
Кичә, 20 августта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 утырышы эшендә катнашты. Узган чара кысаларында ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең ведомство төзелүгә 10 ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләде, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен әйтте һәм республикада гамәлдә булган милли проектларны исәпкә алып, агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән бурычларны билгеләде.
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә 3 төркемле һәм аннан азрак балалар бакчалары арасында Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы беренче урынга лаек булды. Коллективның бу уңышында педагог-хезмәткәрләрнең дә, шулай ук иганәчеләрнең дә өлеше зур. Яңа уку елына әзерлек кысаларында "Тылсым"да спонсорлар ярдәме белән мәктәп ягында "Инглиз теле" кабинеты, балалар бакчасы ягында "Полилингваль белем бирү" бүлмәсе булдырылды.
.jpg)
Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кашапова Лилия Рим кызы; Аеш башлангыч мәктәбе укытучысы Закирова Фәнҗия Рәвис кызы; 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Шириева Эльвира Хәмит кызы; 4 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы тәрбиячесе Ганиева Эльвира Илгиз кызы; Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахова Венера Хәмит кызы, балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зарипова Рәзидә Кәшбелгыйлем кызы;
Актанышка бал ярминкәсе кирәкме? Бу сорауны без актанышлыларның үзләренә юнәлттек. Әйе, Актанышта бал бәйрәме кирәк!
2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүчеләрне дә конференциядә атадылар.
18 август көнне мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә 2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында чыгарылган рейтинг игълан ителеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
Тиздән балалар һәм аларның әти-әниләре ныклап яңа уку елына әзерләнә башлаячак. Бу көннәрдә исә Актаныш районының мәгариф учреждениеләре балаларны кабул итү буенча әзерлек сызыгына басты.
.jpg)
Билгеле булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә республика халкы Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайлаячак. Бу уңайдан Актаныш районы җирлекләрендә халык белән сайлау алды очрашулары дәвам итә.

Татарстан АССРның 100 еллык юбилее кысаларында энергетиклар зур бүләк кабул итеп алды. Әнәк авылында «Челтәр компания»се җәмгыятенең яңа бинасы ачылды. Бинада Актаныш районы район электр челтәрләренең базасы урнашачак. Энергетикларны яңа өй туе белән котларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде.