Районыбыз умартачылары быел Актанышта бал ярминкәсе үткәрергә тели. Ярминкә алар өчен үз продукцияләрен реализацияләү мөмкинлеге генә түгел, бәлки үзара якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә кирәк бал бәйрәме. Бүгенге көндә Актаныш районында һәвәскәр умартачылар арта, алар район халкын сыйфатлы бал белән тәэмин итәргә сәләтле. Халыкта та балга ихтыяҗ бар. Тик йорттан гына бал сату отышлы түгел – умартачыларга халыкка чыгарга кирәк.
Бал ярминәсе исә бу юнәлештәге хәрәкәтне шактый активлаштырып җибәрәчәк. Ачык конкурентлык шартларында балның сыйфаты да сакланып калачак.
Актанышка бал ярминкәсе кирәкме? Бу сорауны без актанышлыларның үзләренә юнәлттек. Әйе, Актанышта бал бәйрәме кирәк! Бу – тавыш бирүдә катнашкан 73 процент райондашыбызның фикере. Сораштыруда катнашкан 402 кеше шушы фикерне куәтләгән. 27 процент халык исә Актаныш умартачыларының продукциясенә ихтыяҗ юк дип исәпли.