Тиздән балалар һәм аларның әти-әниләре ныклап яңа уку елына әзерләнә башлаячак. Бу көннәрдә исә Актаныш районының мәгариф учреждениеләре балаларны кабул итү буенча әзерлек сызыгына басты. Быел да мәктәпләрнең әзерлеген район башлыгы Энгель Фәттахов үзе тикшерде. Энгель Нәвап улы җитәкчелегендәге тулы бер комиссия – мәгариф бүлеге, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыгың район вәкилләре, Роспотребнадзор һәм хакимиятнең башка органнары –17 август көнне район җирлекләрендә урнашкан 17 төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булып, аларның укучыларны кабул итәргә әзерлек дәрәҗәсен “энә күзеннән” үткәрде. Белем бирү учреждениеләрендә бармак аша карарга ярый торган вак-төякләр юк һәм була да алмый, чөнки учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлек сыйфатына һәрберебез өчен иң зур байлыгыбыз - балаларыбыз тормышы турыдан-туры бәйле.
Иртәнге сәгать биштә башланган тикшерү төштән соң да дәвам итте: махсус комиссияне кабул иткән белем бирү йортлары арасында Актаныш технология техникумы, үзәктәге ике урта мәктәп, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Мари Суыксуы, Такталачык, Иске Кормаш, Байсар, Богады, Яңа Әлем төп гомуми, Пучы, Киров, Сәфәр, Татар Суыксуы урта мәктәпләре, Х.Заманов исемендәге кадет мәктәбе, Такталачык интернат мәктәбе, “Тылсым” бакча-башлангыч мәктәпләр бар иде.
Белем бирү учреждениеләрен яңа 2020-2021 уку елына кабул итү комиссиясе әгъзалары игътибар иткән барлык нечкәлекләрне санап бетерү мөмкин түгел – барысы да мөһим. Әмма иң мөһим таләпләрнең берсе -белем бирү учреждениеләренең янгынга каршы һәм санитар-гигиеник куркынычсызлыгы.
"Мәктәпләрне кабул итү вакытында без, барыннан да элек, электр челтәрләренең, электр приборларының, янгын сигнализациясенең һәм янгын саклау чараларының торышын тикшерәбез. Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү барышында беренчел янгын сүндерү чараларының булуы, тотылуы һәм төзеклеге, янгын чыккан очракта кешеләрне куркынычсыз эвакуацияләүне гамәлгә ашыру, автоматик янгын саклау системаларының эшкә сәләтлелеге яңа уку елына әзерлекнең төп шартлары булып тора. Янгын чыгу очрагына эвакуация планнарына туры килүе дә күз уңынан читтә калмый”, - дип искәртте Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов.
Өстәвенә, коронавирус пандемиясе дә яңа уку елына үз төзәтмәләрен кертә. “Уку елын гади шартларда башламыйбыз – моны истән чыгармагыз”, дип, район башлыгы мәктәп директорларына кат-кат мөрәҗәгать итте. Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында яңа уку елы башына кабул итү барышында белем бирү учреждениеләре СанПиН нигезендә билгеләнгән Роспотребнадзор таләпләренә таянып эш итәчәкләр – монысы бәхәссез. Төп таләпләрнең берсе - дезинфекциягә зур игътибар бирү. Ел ахырына кадәр мәктәпләрдә массакүләм чаралар планлаштырылмый, укучылар кабинет системасында белем алачак. Мәгариф системасын иртәнге термометрия һәм аерым сыйныфлар өчен төрле расписание кертү, укучыларның тәнәфесләрдә агымын билгеләү көтә.
Мәктәпләрнең әзерлегенә килгәндә, комиссия вәкилләре билгеләп үткәнчә, әзерлек елдан-ел камилләшә. Яңа уку елына косметик ремонт кермәгән бер генә мәктәп тә калмаган. Кабинетлар төсләрен туры китереп буялган, парта-урындыклар яңартылган, җаваплы оешмалар куйган таләпләр зур күпчелектә үтәлгән, чәчәклекләр, мәктәп яны бакчалар тәртипкә китерелгән. Карауда әйтелгән кимчелекләрне төзәтергә исә санаулы көннәр билгеләнде. Ничек кенә булмасын, укучылар мәктәп бусагасыннан атлап кергәндә, аларның тормышына бер нәрсә дә янарга тиеш түгел. Бу – катгый таләп, мәҗбүри шарт. Төп җаваплылык мәктәп җитәкчелегендә – уку елын матур итеп башлап, исән-имин, нәтиҗәле итеп тәмамларга язсын!