Татарстан АССРның 100 еллык юбилее кысаларында энергетиклар зур бүләк кабул итеп алды. Әнәк авылында «Челтәр компания»се җәмгыятенең яңа бинасы ачылды. Бинада Актаныш районы район электр челтәрләренең базасы урнашачак. Энергетикларны яңа өй туе белән котларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. «Энергетика республиканың әйдәп баручы тармакларының берсе. Аңа зур игътибар бирелә. Ә Актанышта шушындый объект төзелү сезнең өчен зур бүләк», — диде Әсгать Сәфәров.
Илшат Фәрдиев энергетикларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдереп, дәүләт бүләкләре тапшырды.
Әнәк авылында урнашкан Актаныш «Челтәр компаниясе» 12 меңгә якын абонентка хезмәт күрсәтә. Электр энергиясеннән файдаланучылар тиздән түләүләрне “Акыллы хисаплагыч” аша башкарачак. Моның өчен абонентларга интеллектуаль хисап җиһазлары куела. Электр күрсәткечләре турыдан-туры «Челтәр компаниясе»ндә күренә, ай саен үзәккә хәбәр итәргә кирәкми.
«Стройинвестинжиниринг» ҖЧҖ яңа база бинасын заманча дизайн кулланып төзегән. Тышкы кыяфәте генә түгел, офисның эче дә бик матур, энергетикларга уңайлы. проектларына инновацион якын килү күренә.
Тантанада Энгель Фәттахов шушы бинаны төзеткән Илшат Фәрдиев турында “Илшат Фәрдиев кебек авыл җанлы кешеләр күбрәк булсын иде”,-дип Илшат Шәех улына район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды. Шулай ук хезмәт алдынгыларын бүләкләде.
Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Актанышның күршеләре булган Минзәлә, Сарман, Мөслим кебек Түбән Кама электр челтәре зонасына кергән энергетика оешмаларына УАЗ машиналарының ачкычларын тапшырды.
Актаныш районында хәзер икмәк кабул итү өчен ике элеватор бар. Беренчесе Агыйдел елгасы ярына урнашкан, 50 еллап игенчеләргә икмәк саклау һәм киптерү өчен хезмәт итә. Икенчесе шушы көннәрдә «Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә ачылды. Агрофирмада зур күләмдә бөртеклеләр игелә, быелгы уңыш аеруча зур булырга охшый. «Әнәк» агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин, “Киләчәкне күзаллап, үз икмәгебезне саклау өчен элеватор төзү идеясе барлыкка килде”,- диде. Яңа элеватор былтыр июль аенда төзелә башлый. 15 мең тонна сыйдырышлы, үзендә үк бөртеклеләрне тикшерә торган лаборатория эшли. Элеватор сәгатенә 50 тоннага якын киптерә, 100 тонна чистарта ала. Төзелеш эшләре 200 миллион сумны тәшкил итә. Әлеге элеватор га Татарстанның атказанган агрономы Мэлс Мирхаҗиян Мәүлиев исеме бирелде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Әнәк» агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. «Безнең элек-электән Актаныш игенчесе дигән исемебез бар. Игенчеләр әлеге исемгә тап төшерми, хезмәтләрен дәвам итәләр. Без республикада иң күп уңыш алучы районнар рәтендә йөрибез. Быел да сынатмабыз, һава торышы уңай булса, 200 мең тонна тулай җыем алырбыз дип ышанабыз. Безнең районга инвестицияләр керткәне өчен «Агро көч» җәмгыятенә зур рәхмәтемне җиткерәм», — диде Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов.
Тантанада район сәнгать эшлеклеләре белән бергә Татарстанның Халык артисты Вил Усманов та бәйрәм сәламнәрен юллады, яңа гына табадан төшкән “Айманым” җырын башкарды.