Урта мәктәпләр арасында алдынгылар аталды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

18 август көнне мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә 2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында чыгарылган рейтинг игълан ителеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре сәхнә түрендә хөрмәтләнде.


Нәтиҗәләр буенча урта мәктәпләр арасында:
3 урында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкче вазыйфасын үтәүче Шайхутдинова Алсу Рәшит кызы;
2 урында - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе Вахитов Илшат Рәфит улы;
1 урында 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе Гиздатуллина Рәйлә Фәтхулла кызы;
Гран-При иясе – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, җитәкчесе Гарипова Рузилә Илдар кызы;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International