Иганәчеләр ярдәме белән инглиз теленә өйрәнәләр

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә 3 төркемле һәм аннан азрак балалар бакчалары арасында Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы беренче урынга лаек булды. Коллективның бу уңышында педагог-хезмәткәрләрнең дә, шулай ук иганәчеләрнең дә өлеше зур. Яңа уку елына әзерлек кысаларында "Тылсым"да спонсорлар ярдәме белән мәктәп ягында "Инглиз теле" кабинеты, балалар бакчасы ягында "Полилингваль белем бирү" бүлмәсе булдырылды.

"Тылсым"ның яңа уку елына әзерлеген мәктәпләр карау вакытында, шулай ук август киңәшмәсендәге чыгышында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International