Балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында “кайнар элемтә” эшчәнлеге турында

2020 елның 21 августы, җомга

2020 нче елның 19 нчы августыннан 02 нче сентябренә кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, (88552) 46-41-52 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендэ күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш,  Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль  бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International