33 районда булып, ТАССРның 100 еллыгы әләме 22 август көнне Актаныш җиренә килеп җитте. Аны, иң элек, “Батыр” универсаль спорт комплексында велосипедчылар каршы алды. Велосипедчылар Актаныш урамнары аша әләмне Җиңү паркына алып килде. Паркта актанышлылар ТАССРның 100 еллыгы әләмен актанышлылар Россия флагы белән каршы алды. Актанышта бүген ике бәйрәм бергә туры килде. Россия флагы көне һәм быел Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан биредә тантаналы митинг булды, яуда ятып калган яугирләр истәлегенә Җиңү паркындагы Батыр солдат һәйкәленә, обелиск-мемориал такталарга чәчәкләр салынды.
ТАССРның 100 еллыгы әләмен тантаналы кабул итү район Советы бинасы каршында узды. Чарада катнашучыларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде. Әләмгә Актаныш районы флагы төшерелгән чигүле эмблема беркетте.
- ТАССРның 100 еллыгы әләмен кабул итү районда баручы тарихи бәйрәмнәр вакытына туры килде. ТАССР төзелүгә 100 ел, район төзелүгә - 90, Актаныш авылына 310 ел тулу юбилей даталарына бәйләп күп чаралар үткәрдек. Район Советы утырышы да ТАССРның 100 еллыгына багышланды. 30 августта Актаныш районы ТАССР төзелүгә 100 ел, район төзелүгә - 90, Актаныш авылына 310 ел тулу зурлап билгеләп үтәчәк. Бер гасыр эчендә Татарстан танымаслык булып үзгәрде. Соңгы 10 елдагы үзгәрешләр күз иярмәслек тизлектә барды. Бүген без дүртенче технологик революция чорында яшибез. Тормыш дәвам итә. Узганнарга нәтиҗә ясап, алга максат куеп эшлибез. Район тормышында да ачык чагыла ул. Үзебезнең тәҗрибәне яшь буынга өйрәтеп, аларга заман яңарышларына ияреп уку, эшләү һәм иҗат итү өчен шартлар тудырабыз. Юбилей елында да Актаныш матур уңышларга ирештек, бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар, - дип, актанышлыларга котлауларын һәм теләкләрен ирештерде Энгель Нәвап улы.
ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары игълан ителде. Шул кысаларда ТАССРның 100 еллыгы әләме рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Ул Россия Федерациясенең барлык федераль округлары буенча йөреп чыкты һәм аңа РФ субъектлары әләмнәре төшерелгән 69 чигүле бизәк беркетелде. Татарстанга әйләнеп кайткан ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасының республика этабына 24 июльдә старт бирелде. Бүген әләм 33 районда булып, Актанышка килде. Актаныштан Тукай районына юл алды. Россия Федерациясенең 8 төбәгендә булып, Татарстанның барлык 43 муниципаль берәмлегендә һәм ике шәһәр округында булганнан соң, әләм ТР Милли музеена тапшырылачак.