24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Актаныш районының терлекчелек тармагы июль аена йомгак ясады

2020 елның 21 августы, җомга

Районның терлекчелек тармагындагы июль ае күрсәткечләренә багышланган 24 форма-киңәшмә Актанышта 21 август көнне оештырылып, аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре катнашты. Район башлыгы Энгель   Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды, хезмәтчәннәр айлык эшчәнлекләренә бәя алды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларның июль ае эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, терлекчелек тармагын алга әйдәүчеләрне атадылар, кимчелекләргә дә тукталдылар.

24 форманың иң дулкынландыргыч мизгелләре, гадәттәгечә, иң ахыргы минутларда булды. Июль ае йомгаклары буенча, терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкларга акчалата премияләр тапшырылды. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат, 30 мең сум күләмендәге премия белән,  бу юлы “Нигез ” хуҗалыгына юл алды. Югары нәтиҗәләргә ирешкән “Чишмә” агрофирмасына – 25 мең, “Башак” хуҗалына 20 мең сумлык премияләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International