Коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы тарафыннан эшсез калган гражданнарга ярдәм дәвам итә. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы мәшгульлек бюросында 169 эшсез граждан теркәлде. Шуларның 83е әле дә эш урыны таба алмаган. Электән рәсми төстә эшле саналмаган гражданнар да федераль ярдәм күрсәтелә башлагач, биржага килеп, эшсезләр сафын ишәйтәләр. Пандемия вакытында бирелгән субсидияләр октябрь аеннан туктала. Шул сәбәпле эшсезләр саны кимер дип фаразлана. Бүген Хезмәт һәм мәшгульлек бюросында 63 вакансия бар. Бу вакансияләрнең 31 проценты- медицина юнәлешендә, 39 проценты авыл хуҗалыгы буенча, калганнары төрле сфералардан: сәүдә, транспорт һәм башкалар. Бүген халыкны рәсми эш белән тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә. Иртәгә, 25 август көнне вәкаләтле затлар катнашында чираттагы комиссия утырышында әлеге мәсьәләләр җентекләп тикшереләчәк.