Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәсеннән күренгәнчә, 24 августка Актаныш районында 25 645 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 56 процентын тәшкил итә. Бүгенге көнгә районда 120 384 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - гектардан 46,9 центнер. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук датасына районда 23 500 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелып, 87 200 тонна ашлык суктырылган булган, уңдырышлылык гектардан 37,1 центнерны тәшкил иткән.