Татар Суыксуы авылында яшәүче Гыйльманова Фәния Мөдертдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев котлап, Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты белән районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.
.jpg)
Бу ел башыннан тиешле документ үз көченә керде, аның нигезендә Росреестр һәм кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмалары тулысынча электрон хезмәттәшлеккә күчә.
Хәзер әлеге оешмалар Росреестрга кирәкле барлык мәгълүматларны бары электрон рәвештә генә җибәрә ала – моны рәсми сайтта урнаштырылган «СРО реестрлары» эшләп бетерелгән һәм модернизацияләнгән сервис ярдәмендә эшләп була rosreestr.gov.ru . Анда эшләү өчен вәкаләтле затларга бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлү узу да җитә. Реестр ярдәмендә конкрет кадастр инженеры һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Иске Байсар авылында яшәүче Мирсәгыйть Котлыяров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Озак еллар Иске Байсар авылын җитәкләгән Мирсәгыйть Асылгәрәй улы, элеккечә әйткәндә, 1981 нче елдан 1994нче елга кадәр авыл советы рәисе булып эшли. Аңа кадәр хуҗалыкта да җаваплы урыннарда хезмәт куя, рәис, баш инженер, механик вазыйфаларын башкара. Хәзер дә Мирсәгыйть бабай авыл, хуҗалык тормышы белән кызыксынып тора. Узган ел хезмәтләре лаеклы бәяләнеп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.
90 яшьлек юбилее уңаеннан Мирсәгыйть Асылгәрәй улына Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты килеп иреште. Аны юбилярга район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тапшырды. Район җитәкчелеге түгәрәк юбилейларын каршы алучы өлкәннәребезгә бик игътибарлы- район башлыгы Энгель Фәттаховның исемле тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды Мирсәгыйть ага.
.jpg)
Моңарчы Иске Байсар мәктәбе директоры булып эшләгән Айзат Әмировны педагоглар коллективына Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим итте.
- Хөрмәтле укытучылар, соңгы вакытта райондагы җитәкче кадрлар составын тулыландыру максатыннан сезнең мәктәптә директорларны еш алыштырырга туры килде. Моның өчен гафу үтенәм. Чөнки җитәкчеләрне алыштыру коллективтагы тормышны тынычсызлый.
Айзат Сәлихҗан улы райондагы перспектив, иң алдынгы карашлы, компетентлы директорларның берсе. Еллык нәтиҗәләр буенча чыгарылган рейтингта Иске Байсар мәктәбе беренче урында. Бу уңышларда җитәкченең өлеше зур. Сезнең мәктәптә дә Айзат Әмиров матур итеп, укытучылар белән кулга-кул тотынып эшләр дип ышанам.
Актанышта татар милләте өчен тарихи вакыйга: «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференциясе узды. Форумда катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде һәм фәнни-гамәли конференцияне башлап җибәрде. Конференция эшендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, тарихчы язучылар, журналистлар, Татарстан һәм Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләре, укытучылар катнашты. Шулай ук Актаныш районының авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәп укучылары да чыгыш ясаучыларны тыңлап гыйлем туплады.
2020 елда Актаныш районы бюджетыннан савым аппаратларына субсидия өчен ярты миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, 28 шәхси хуҗалык савым аппараты алуга акчалата ярдәм алган.
.jpg)
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Чишмә” агрофирмасы танылды. Хуҗалыкка алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды. Икенче урынны “Саф” хуҗалыгы яулап, 25 мең сум премиягә ия булды. Алдынгылар өчлеген йомгаклаган “Әнәк” агрофирмасы 20 мең сум премия белән хөрмәтләнде.
.jpg)
Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең шәхси секторлардагы мал хәрәкәтенә багышланган өлешендә иң актуаль тема булып сөткә куелган бәяләр кала бирә. Кайсы җирлек халкы сыер малы тотудан сизелерлек файда күрә? Кемнәр сөтне район күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә тапшырып, ярык тагарак янында кала? Бу сорауларга һәр 24 формада җаваплар бирелеп, бу юнәлештә халык мәнфәгатьләрен якларга омтылган җирлекләр атала.
.jpg)
14 гыйнвар көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы узган елның декабрь аена һәм, гомумән, 2020 елга йомгак ясады.
.jpg)