ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Техник иҗат белән шөгыльләнүче укучыларыбыз "XXI гасыр Кулибиннары - 2021" яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасының район этабында үз проектларын  Балалар иҗат үзәгендәге күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларыбызның уникаль проектлары белән танышты, укытучы-остазлар, укучылар белән шәхсән аралашты. Күргәзмәдәге эшләр белән танышканнан соң, Энгель Нәвап улы проектлар үсеше өчен мәктәпләрдә тудырылган мөмкинлекләр хакында технология укытучылары белән фикер алышты. Балаларның әлеге юнәлештә сәләтләрен үстерүдә районнан да финанс ярдәме булачагын ышандырды.

“Мин – остаз!” район конкурсы

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге  хезмәткәрләре райондашларыбыздан  уяулык  һәм игътибарны арттыруны сорый. Янгыннар буенча соңгы көннәрдәге статистика сагаерга мәҗбүр итә: дүрт көн эчендә Актаныш районы җирлекләрендә өч янгын теркәлгән.

Әгәр сездә кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз, анда компетентлы хезмәткәрләр консультация бирергә әзер.

Актаныш районы тагын бер театр сезонына йомгак ясады. 2021 ел авыл мәдәният йортлары драма коллективлары арасында гамәлләштерелгән смотрда быел 38 үзешчән, 7 халык театры катнашты. Театрларда 340 үзешчән артист уйнады, 3 коллектив балалар спектаклен сәхнәләштерде.

15нче марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.


14
март, 2021 ел
якшәмбе

ҖИТӘКЧЕЛӘР СПАРТАКИАДАСЫ-2021 (+ВИДЕО)


13
март, 2021 ел
шимбә

Бүген, 13 март көнне, Татарстан буенча хоккей чемпионнары булып танылган Актанышның “Лачын” командасын район башлыгы Энгель Фәттахов тантаналы  кабул итте. “Бүләк”  үзәгендә оештырылган чарага хоккейчылар белән беррәттән аларның тренерлары, “Лачын” боз сарае җитәкчесе Рамил Галиев, хоккейчыларыбыз белем алган мәктәп директорлары да чакырулы иде.

Актаныш халык театры нигезендә оештырылган Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры 2020 елда тамашачыны “Өйләнәм! Бетте, китте” комедиясе белән таң калдырган булса, быел алар район сәхнәсенә Равил Сабырның “Син генә җитмәгән идең” комедиясен алып менде... һәм тагын халыкны шаккаттырды. Моны күрергә кирәк иде,замандашлар! Казанның сәхнә артистларыннан ким уйнамаган үзебезнең райондашларыбызның осталыгына карап, тел шартлатып утырды тамашачы. Афәрин, Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры коллективы!

Бүген, шимбә көн булуга карамастан, Актанышта җанлылык иртәннән үк сизелеп торды. "Бүләк" чаңгы трассасы янында машиналарның күп булуы да бу шимбәнең күпләр өчен ял көне түгеллегенә ишарә ясагандыр, мөгаен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International