Бүген, 13 март көнне, Татарстан буенча хоккей чемпионнары булып танылган Актанышның “Лачын” командасын район башлыгы Энгель Фәттахов тантаналы кабул итте. “Бүләк” үзәгендә оештырылган чарага хоккейчылар белән беррәттән аларның тренерлары, “Лачын” боз сарае җитәкчесе Рамил Галиев, хоккейчыларыбыз белем алган мәктәп директорлары да чакырулы иде.
2005 елгы егетләрдән торган “Лачын” хоккей командасы лаеклы төстә чемпион булып танылды. Команданың дүрт лачыны Актанышта туып-үскән.Алар – Адель Әхмәтов, Гомәр Шәмсунов, Айваз Галимов, Гадел Зәкиев.
Тантаналы кабул итүдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов 18 уенчыдан торган команданы зур җиңү белән тәбрик итеп, аларның һәрберсенә Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
“Лачын” егетләрен Татарстан чемпионнары дәрәҗәсенә җиткерүдә үзләреннән зур өлеш керткән тренер Риф Нурмеев һәм “Лачын” боз сарае җитәкчесе Рамил Галиев та район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатларын кабул итеп алды.