ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2021 ел
шимбә

Бүген Киров авылы халык театры Актаныш тамашачысына танылган прозаик Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтовның "Җанкисәк" әсәре буенча әзерләнгән спектакль алып килде. Кировлыларның әлеге драмасын райондашларыбыз тансык күчтәнәч итеп кабул итте. Сагынылган Киров халык театры - бу кичтә залда бер генә буш урын да юк иде. Пәрдә ачылганчы тамашачы драманың ниндирәк булачагын юрап утырды. Шунысы бәхәссез - халык кировлылардан бу юлы да могҗиза көтте. Көтте һәм ялгышмады....


12
март, 2021 ел
җомга

Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева рәислегендә торак һәм коммуналь хезмәтләрне үз вакытында сыйфатлы күрсәтү, торак хуҗаларыннан күрсәтелгән айлык хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча чираттагы утырыш узды.

Коммуналь түләүләрне җыю 96 процент тәшкил итә, бурыч күләме 14,5 миллион сум.

11 март көнне  Иске Сәфәр халык театры Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!" драмасын Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрде. 55 елдан артык тарихка ия Иске Сәфәр халык театрын Актаныш тамашачысы сагынган - спектакльнең зур аншлаг белән үтүе моңа ачык дәлил. Тамашаның сәхнәләштерүче-режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов.

Бүген "Алга" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды (+ВИДЕО)

Актаныш районы хуҗалыкларын карау дәвам итә. Бүген күрсәтмә имтиханны “Алга” җәмгыяте тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үткән чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык башлыклары, белгечләре катнашты. “Алга” хуҗалыгының Әгъбәс бүлекчәсендә башланып киткән караулар машина-трактор паркын, амбар алды территориясен, остаханәне, фермаларның торышы белән  танышуга барып тоташты.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

Чек сорагыз! Чекны тикшерегез!

Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә, һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш. Салымнар дәүләтнең яшәве өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә  җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.

Халыкара кулланучылар оешмасы (CI) 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизын - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») дип игълан итте.

10 март көнне Казанда Республика медицина һәлакәтләре үзәге Медсоветының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2020 елда республика шәһәр һәм район хастаханәләренең гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта  медик-санитар ярдәм күрсәтү әзерлегенә, табибларның зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтүенә  анализ ясалды. Еллык эшчәнлек буенча Актаныш табибларының хезмәте югары бәяләнде.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен үз вакытында һәм сыйфатлы күрсәткән өчен Актаныш район үзәк хастаханәсе коллективына Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыковның Рәхмәте белдерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International