11 март көнне Иске Сәфәр халык театры Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!"драмасын Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрде. 55 елдан артык тарихка ия Иске Сәфәр халык театрын Актаныш тамашачысы сагынган - спектакльнең зур аншлаг белән үтүе моңа ачык дәлил. Тамашаның сәхнәләштерүче-режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов.
Драманың асылы аның тормышка аваздаш булуы, милләтебез алдында торган һәлакәтле бар тулылыгында ачып сала алуында. “Китмәгез торналар” драмасы халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте, һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.
Иске Сәфәр халык театры бүгенге тормышыбызны “уйнап күрсәтте” дисәк тә, ялгыш булмас. Соңгы елларда эчкелекнең нык таралуы, шул сәбәпле гаиләләрнең таркалуы, вакытсыз үлемнәр хафага сала. Болар – безнең яшәешнең иң актуаль проблемалары. Халыкка "эчмә" дип әйтү генә аз: аракы сатуны авызлыклау, законсыз хәмер сатуны контрольгә алу, төрле рейдлар үткәрү дә җитми. Бүгенге кешелек дөньясына дәрес алырлык, үз күзләре белән күрерлек, күңеле белән тетрәнерлек, йөрәген телгәләрлек, аңына барып җитәрлек сәхнә әсәренең булуы да мөһим. Иске Сәфәр театры үз алдына шушы бурычны алмаксат итеп куйган да инде. Тамашачыны сәхнә әсәре үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә караш ташларга, уйланырга мәҗбүр итә икән, ягъни кайбер дәрәҗәдә аны "чистарту"га йогынты ясый икән, димәк, уйнаган әсәр бушка түгел.
Сүз дә юк, спектакльне карау җиңел түгел, тетрәнмичә, геройлар язмышын үз йөрәгең аша үткәрмичә булмый. Соңгы вакытта күпләр җиңел, көлкеле комедияга йөреп өйрәнде, ә бүгенге чынбарлыкта гаиләләр җимерелүенә, хатын-кызның эчкелеккә бирелүенә, гарип балалар тууына, эшсезлекнең, авылларда яшләрнең калмавына игътибар җитми, бу мәсьәләнең төп сәбәбен аңлап та, төшенеп тә бетмибез кебек. “Кайтыгыз, торналар!" драмасы исә тормышның без күрмәгән якларын да тоярга ярдәм итте.
Төп геройларның берсе – Хәйрия образын – Дилүсә Мирзаянова гәүдәләндерде. Дөньяның ачысын-төчесен татыган, тол калып, бердәнбер улын ялгыз үстергән, югары белем биргән, әммә аңа яхшылык янында һәр чак яманлыкның янәшә йөрүен соңгы сулышына кадәр аңлата алмаган карчык ролен башкару, билгеле, җиңелләрдән бирелмәгәндер.
Сәрияне театрның яшь артисты Ләйсән Мирхәйдәрова башкарды. Ул – иң катлаулы образларның берсе. Башлангыч мәхәббәтен оныта алмый, яшьлек хатасы белән төрмәдә утырып чыга, "яшел елан" чагуына тиз бирешә. Беренче күргәндә үк Әлмөхәмәт (Илнар Салихов) аңа гашыйк була, әмма аларның юллары чуала. Тормыш яшьләрне тагын очраштырып кына калмый, кавыштыра да. Тик Сәриянең беренче мәхәббәте Исламны оныта алмаган Сәрия ире белән бәхетлеме соң? Бу сорауга тамашачы, спектакльне карагач, үзе җавап тапкандыр.
Хатының үткәннәрен белергә теләмәгән, аны нинди бар шулай кабул иткән Әлмөхәммәткә Сәрия ике кыз бүләк итә. Гөлчибәр (Зәйнәп Туктарова) дөньяга сәламәт булып килсә дә, эчкечелек сәбәпле Гөлсәриясе атлый алмый.
Әлмөхәмәт Сәрияне күңеленнән җибәрә алмый: ярата, көтә. Җиңгәсе Ямал (Рәшидә Фазлыева) белән агасы Шәйхел (Әхсән Нургалиев) аны әллә никадәр кызлар белән таныштырса да, егет кырык яшенә кадәр Сәрияне көтә, аны яңгырлы көндә очраткач та үз өенә алып кайта, йола буенча мендәргә бастыра. Күпне күргән Хәйрия карчык улының бу кыланышын ошатмый, билгеле, бер белмәгән кызны килен итеп алып кайтуына сагая, шулай да ризалаша.
Сәриягә тормыш юлында яхшы кешеләргә очрап, язмышын якты итәргә мөмкинлек бирелә, әммә явызлыкка, иске хисләренә каршы тора алмавы аркасында ул бәхетле тормышын үз куллары белән җимерә. Әлбәттә, моңа әрсез Ислам да ярдәм итә. Дөрес, элек аны күргәч тә хатын барысын иренә сөйләргә тырыша, һәлакәтнең якынлашуын йөрәге белән тоя, тик үзендә моңа каршы торырлык көч кенә таба алмый.
Шул чагында Әлмөхәмәт хатынының ни өчен өзгәләнүен аңларга бер генә тамчы вакыт тапкан булса, кем белә, язмышлары бәлки башкача дәвам иткән булыр иде...
Драмада эчкечелек темасы гына күтәрми, анда гаилә мөнәсәбәтләре дә, каенана белән килен язмышы да, буыннар бәйләнеше дә, тормышыңның "кара сакалы" сине һәрчак эзәрлекләп баруы да, хатын һәм ир арасы, социаль ятимлек проблемасы да ачык чагыла.
“Китмәгез, торналар!"әсәрендә кире образны – Ислам ролен –Әлфис Әхмәтшәрипов шул кадәр оста башкара. Образны тулысынча ача алуы аның зур уңышы.
Ислам – тискәре һәм авыр образ. Ул кабаттан Сәрия белән мөнәсәбәтләрен яңартып, аларның гаиләләре таркалуга үз өлешен кертә: ак янына төшкән кара тап кебек. Әлмөхәмәтне, аның әнисен кабергә кертә, Әлмөхәмәт җыйган милек хисабына типтереп яши, ахырда бозауны да аракыга алыштыра, яңа гына чеби чыгарган тавыкны да суя...
Әлмөхәммәтнең үлемендә дә Исламның гаепле икәнен аңлагач, кызларын балалар йортына алып киткәч кенә, Сәрия үзендә ниндидер көч табып, Исламга беренче тапкыр каршылык күрсәтә.
Гөлчибәрнең балалар йортыннан язган хаты тамашачыларның күзләрен яшькә чылатырга мәҗбүр итте: нинди генә булса да, бала өчен анадан да якын кеше юк шул. “Әни, мин сине яратам, көтәм” дигән сүзләр, ахырда, ана йөрәгенә барып җитә, тамашачы күңелендә дә ахыры яхшы тәмамланыр дигән өмет кабына.
.jpg)
Күренекле тәнкыйтьче Белинский әйткәнчә, драматургия – ул югары шигърият. Бер яктан, тормышның астына төшкән гаилә язмышында нинди бөеклек булсын инде, дип уйларга мөмкин. Ләкин биредә автор иң авыр хәлләрне сурәтләгәндә дә бөтенләй төпкә төшмәгән: соңгы сулышынача иренә, аның рухына тугры калган Бибизада, сеңлесенә аяк калдырып китәрләр дигән өмет белән торналарны көткән Гөлчибәр, катынын бердән-бере итеп күтәрүче Әлмөхәмәт һәм гомеренең соңгы чигендә балаларына барып җитәрлек көч сорап ялварган Сәрия – барысы да бөек тәнкыйтьченең сүзләрен раслый. Бу, үз чиратында, режиссерның әсәрне ача, тоемлау дәрәҗәсен дә билгели. Драма кешедә яшәүгә булган ышанычның никадәр көчле булуын күрсәтә.
"Янган йорт урынына кабаттан йорт салып була ул, тик менә ак өстенә кара тап төшсә, шул авыр", – ди Хәйрия карчык. Уйландырырлык сүзләр. Кем белә, бәлки, бу спектакльне караган яшь гаиләләр үзләренең тормышын кара тапсыз башлар һәм шулай чиста, саф итеп дәвам итәр...