10 март көнне Казанда Республика медицина һәлакәтләре үзәге Медсоветының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2020 елда республика шәһәр һәм район хастаханәләренең гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта медик-санитар ярдәм күрсәтү әзерлегенә, табибларның зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтүенә анализ ясалды. Еллык эшчәнлек буенча Актаныш табибларының хезмәте югары бәяләнде.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен үз вакытында һәм сыйфатлы күрсәткән өчен Актаныш район үзәк хастаханәсе коллективына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыковның Рәхмәте белдерелде.