ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (World Consumer Rights Day) билгеләп үтелә.

“Татар Ямалысы җирлегендә 93 яшьлек әби  әле дә сыер асрый! Авылда яшәүче сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куярлык гамәл ичмасам! Хәзер яшьләр тавык та тотмый, сыер турында сөйләп тә торасы юк!” – авылга кайтканда  юлдаш итеп алган абыйның көрсенеп тә, ачуы килеп тә әйткән сүзләре иде бу.

Туксанның өстенә чыккан әби-бабайларны күргән бар анысы, алар күп очракта балаларының кадер-хөрмәтендә,  ап-ак оекбашлар киеп, чигүле  яулык-түбәтәйдән  өйнең түрендә, йорт нигезенә бәрәкәт теләп   утыралар. Ә Ямалыда  ялгыз яшәүче 93 яшьлек әби сыер кадәр сыер асрый икән. Кызыксыну артык көчле иде – әбинең үзен күрми торып, басыласы түгел...

 

Бардым мин  Буаз-Күл авылына, әбине дә эзләп таптым. Бер көнгә соңарган булып чыктым – тормышның уфалла арбасын гомер буе ялгыз җигелеп тарткан әбекәем әле кичә генә сыерын сатып җибәргән дә, бүген шушы гамәле өчен үз-үзен битәрләп, кичәге сыерлы тормышын сагынып, чын күз яшьләре белән елап утыра иде...

         Бүген техник юнәлештәге республикакүләм “Гади автомобильләр ярышы”ның зона бәйгесе Актанышта уза. Актаныш, Ютазы, Спас, Минзәлә, Сарман районнары һәм Чаллы шәһәренең яшь автомобиль ясаучылары арасында җиңү яулаган яшь конструкторлар командасы республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булачак.  

11 март көнне  хакимият бинасында үткән брифингта “ЯДКӘР” проекты эшчәнлеге, җирлекләрдә, авылларда нәсел шәҗәрәләрен туплау, районда архив эше хакында сөйләштеләр.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА: Актаныш районында “ЯДКӘР” проекты эшчәнлеге, җирлекләрдә, авылларда нәсел шәҗәрәләрен туплау, районда архив эше(+ВИДЕО)

         Актаныш районында егерме еллык тарихы булган “Игелек марафоны” башланып киткән вакытта ук республика районнарында зур кызыксыну уяткан иде. “Игелек марафоны” Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән барлыкка килде һәм һәр елны район халкы теләктәшлегендә  уза. Бердәм төстә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга рухи һәм матди ярдәм итү, инвалидларны, инвалид балаларның гаиләләренә бару, проблемаларын ачыклау, үсеп килүче яшь буында кеше хәленә керә белү, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек хисләрне тәрбияләү- бу инде бездә игелекле традициягә әверелде.

Бүген “Коммунсервис-Актаныш" муниципаль унитар предприятиесенә (МУП "КОММУНСЕРВИС") яңа җитәкче билгеләнде. 10 марттан җитәкчелек  вазыйфасын Илназ Назиф улы Сәлахов башкарачак.

2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

 

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

КФУ укытучылары Актаныш гимназиясенең 7-8 сыйныф укучылары өчен Туган як тарихы һәм географиясе буенча интеллектуаль уен-укыту үткәрде. Кызыклы биремнәрдә актив катнашып, үз фикерләрен кыю яклаган һәм дәлилләгән командаларга дипломнар тапшырылды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты, укытучылар белән очрашып,

балаларга инглиз теле һәм цифрлы технологияләрне укытудагы эш тәҗрибәсен өйрәнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International