Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (World Consumer Rights Day) билгеләп үтелә.
Кулланучының төп дүрт хокукы формалаштырылды:
- куркынычсызлык хокукы,
- мәгълүмат алу хокукы,
- сайлау хокукы,
- ишетелү хокукы.
Соңрак аларга тагын дүрт өстәлде:
- зыянны түләттерү хокукы,
- кулланучылар белеменә хокук,
- ихтыяҗларны канәгатьләндерү хокукы,
- сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук.
Россиядә кулланучылар хокукларын яклау көне 1992 елның 7 февралендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы Закон кабул ителгәннән соң танылу алды. Законда кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасында товарлар сату (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү), сатучылар арасында мөнәсәбәтләр җайга салына, тормыш, сәламәтлек, кулланучылар һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз һәм сыйфатлы товарлар (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) сатып алу, товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) һәм аларны җитештерүчеләр (башкаручылар, сатучылар) турында мәгълүмат алу, агарту, аларның мәнфәгатьләрен дәүләт һәм иҗтимагый яклау хокуклары, шулай ук әлеге хокукларны тормышка ашыру механизмы билгеләнә.
Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган мондый чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы да катнаша.
Инде, гадәттәгечә, Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләр территориясендә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен «Кайнар линия»ләр, семинарлар, дежур торулар үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре оештырыла.
Мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук халыкның социаль яктан мохтаҗ төркемнәре белән актив эш алып барыла – мондый белемнәрне яшькә карамастан алу мөһим, чөнки без сезнең белән көн саен кулланучылар бит.
15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы 2021 елда «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») дип игълан итте.
Пластик пычрануга каршы көрәш - ул координацияләнгән халыкара карарлар таләп итә торган глобаль проблема.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 7 статьясы нигезендә, кулланучының аны кулланганда, саклау, ташу һәм утильләштергәндә товарның (эш, хезмәт күрсәтү) кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булуына хокукы беркетелүен исегезгә төшерәбез.